Миңа гадәти булмаган эш йөкләтелде – Русия матбугаты көне алдыннан (13 гыйнвар) инде озак еллар дәвамында гәзитнең йөзе булып торган хезмәттәшебез Альбира Хатмуллинадан интервью алырга.
– Альбира Әнфировна, күптән түгел ялга чыктыгыз. Журналистның эш көннәрен сагынырга өлгермәдегезме?
– Район гәзите – гомеремнең 32 елы, дөресен әйткәндә, аннан аерылу авыр. Сагындырып тормыйм, чөнки редакциядә бик еш булам.
– Журналистикага килүегез турында сөйләгез әле.
– Партия райкомы кушуы буенча. Төзелеш оешмасында эшләгәндә район Советы депутаты итеп сайладылар. Утырышларның берсендә тәнкыйть белән чыгыш ясадым, шуннан соң гәзит мөхәррире Роберт Гадел улы Нурисламов минем белән кызыксына башлады. Өч тапкыр партия райкомына чакырттылар. Ризалаштым. Ул вакытта партиягә каршы килү кабул ителмәгән иде.
Тәүдә авыр булды, белем җитмәде. Көн саен диярлек китапханәгә йөри, очрашуларга алдан әзерләнә идем. Белгән кешеләрдән сорарга кыенсынмадым. Укытучылар белән уңай туры килде. Бик талантлы һәм акыллы, бөтенләй хирыссыз шәхес – Фәрит Фәйзуллин белән эшләү бәхетенә ирештем.
– Сезне, әйтик, авыл хуҗалыгы, шулай ук парламентаризмга да кагылышлы сорауларны бертигез яхшы аңлаучы оста, тәҗрибәле журналист буларак беләбез.
– Әгәр журналист буларак үсешкәнмен икән, бу тәүдә үк югары планка куелган гәзиткә килүдән, аңа тәңгәл килмәү ярамый иде. Моңа өстәп, бай тормыш тәҗрибәм бар. Авылда үстем, Сарапулда – радиозаводта, Казанда моторлар төзү заводында эшләдем. Шулай ук авиация техникумы, китапханәдә хезмәт иттем. Һәм гомер буе укыдым: училищеда, техникумда, пединститутта, Дәүләт хезмәте һәм идарәсе академиясендә (биредә юрист квалификациясе алдым).
– Һөнәрегезнең уңыш сере нәрсәдә?
– Белмим. Кешене аңларга, аның хәленә керә белергә кирәк, дип уйлыйм. Һәркемдә ниндидер яхшылык, яктылык күрү мөһим. Әлбәттә, журналист социаль актив, намуслы, кешегә карата битараф булмаска, анык хәлгә дөрес бәя бирә белергә тиеш. Чын журналистның халыкка әйтер сүзе һәрвакыт бар, ә уй-фикерләреңне сүз белән белдерү авыр түгел. Толстойны икенче сүзләр белән әйткәндә, журналист – язучы түгел, ә язмыйча булдыра алмаучы.
– Ару-талуны белмәс дәрт, тормышны яратуыгызга һәрвакыт сокланабыз. Сез бит чын идеяләр генераторы! Сезгә нәрсә шулкадәр илһам бирә?
– Гомер үзе. Ул бөтен күренешләрдә күркәм. Кыска булуы гына кызганыч.
– Тормыштан нинди сабаклар алдыгыз?
– Һәркемнең үз дөреслеге булуына инануым арта гына. Абсолют дөреслек юк.
– Күпләр өчен Сез үз бәхетен тапкан, үзе белән аһәңлелектә яшәүче кешенең искиткеч үрнәге...
– Журналистикага килү – минем өчен язмыш бүләге. Кызыклырак эш белмим. Хезмәт юлымда янымда һәрвакыт тәртипле, киң күңелле кешеләр булды. Гәзит ярдәмендә күп кенә яхшы дуслар таптым.
Гаилә турында сөйләгәндә, ирем Физанур Җәват улы белән, әгәр мәктәптә бер партада утыруыбызны исәпләмәсәк, 38 ел бергә. Күп нәрсә өчен аңа рәхмәтлемен. Ул йорт салды, анда уңайлы һәм тыныч. Искиткеч, акыллы кызыбыз Лариса һәм ике оныгыбыз бар. Аһәңлелеккә килгәндә исә... Кызганычка каршы, җитешсезлекләр күп. Бик тынгысыз мин, сабырлыгым аз. Ачыкмын, һәм бу кайвакыт үземә каршы эшли. Үпкәләрне гел генә гафу итә һәм оныта алмыйм. Кискен сүз әйтә торган гадәтем бар. Гомумән, ак һәм пакь түгелмен. Ләкин үз өстемдә эшлим.
– Хезмәттәшләрегезгә теләкләрегез?
– Иҗади уңышлар, акыллы, төпле, рәхмәтле гәзит укучылар. Гәзит озын-озак яшәсен һәм якташларын сөендерсен.