ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 гыйнвар 2019, 10:37

Иң мөһиме – үзеңне җиңү

Сабантуй басуында ике көндә 400гә якын кеше көч һәм елгырлык та көрәште

11 һәм 12 гыйнварда Сабантуй басуы гөрләп торды. Биредә район һәм шәһәр предприятие, оешмалары җитәкчеләре арасында чаңгы узышы буенча ярыш һәм мәктәп, мәктәпкәчә учреждениеләр коллективлары арасында кышкы уеннар үтте.

Чаңгы юлында

Чаңгы узышы буенча ярыш районның спорт уеннары кысаларында үткәрелде. Катнашуга барлыгы 43 оешма һәм учреждение, авыл биләмәләреннән заявка кергән, гомумән алганда, 130га якын кеше чаңгыга басты. Һәм бу һава торышы начар булуга карамастан – көчле җил исте, буран чыкты.

Чара иртәнге 10 сәгатьтә башланды, ярыш үткәрү урынына оешмалар коллективлары белән автобуслар күренә башлады, күпләр шәхси транспортында килде. Старт алдыннан, 11 сәгатьтә, автотукталыш тулы иде. Арытаба, төрле яшьтәге спортчыларга «номер бирелгәч», район хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов барысын да тәбрикләде, һәм чаңгычылар кузгалды. Көн программасында җенес-яшькә бәйле рәвештә бер, ике һәм өч километрга старт бирелде. Читтән караганда, тыгыз кысылган кешеләр пружинасы турайган кебек тоелды. Әгәр хатын-кызларда ул инде берничә минуттан төсле озын буйга әверелсә, ир-егеләрдә әле озак кына бирешмәде – киеренке көрәш барды. Егылулар да булды (ничек инде аларсыз!).

Йомгаклар шәхси һәм гомум команда зачетында һәр төркем буенча аерым ясалды. Гомум йомгак буенча алдынгылар өчлеген ... командасы япты, ... икенче булды, ә... командасы иң яхшы нәтиҗә күрсәтте.

Игълан ителгән нәтиҗәләр беркемнең дә кәефен төшермәде кебек – күңелсезләрне күрмәдек. Чөнки байтак катнашучылар өчен спорт җиңүе түгел, ә үзеңне җиңү, үзеңне дус, карлы һәм авыр километрларда сыналган спорт туганлыгының бер өлеше итеп тою иң мөһиме иде.

Кышкы, эссе, педагогик

Җомга көнне Сабантуй басуында да аннан ким булмады. Биредә педагоглар төрле эстафеталар (капчык киеп, чаңгыда, чанада һ.б.), шулай ук сәхнә осталыгы конкурсын керткән йолага әверелгән «Кышкы уеннар»га җыелды. Анда барлыгы егерме дүрт учреждение: унөч мәктәп, сигез балалар бакчасы, ике өстәмә белем бирү учреждениесе һәм Яңавыл төзәтү-интернат мәктәбеннән ике йөз илледән артык кеше җыелды.

Педагогларга һава торышы белән бик үк уңай туры килмәвен бигеләргә кирәк, шуңа карамастан буран спорт бәйрәменә комачаулый алмады. Мәгариф идарәсендә безгә белдерүләренчә, барлык этап йомгаклары буенча Шүдик авылы мәктәбе коллективы җиңүче булды, Яңа Уртавыл авылы мәктәбе коллективы икенче, лицейчылар – өченче урында.

Үзешчән сәнгать конкурсына килгәндә исә, монда 7 санлы «Кыңгырау чәчәк», 15 санлы «Дельфин» балалалар бакчалары, Пионерлар һәм укучылар йорты коллективлары иң артистларча чыгыш ясады (тиңдәшлечә беренче, икенче һәм өченче урын).


Читайте нас: