ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 гыйнвар 2019, 15:01

Акция

Бер кисәк блокада икмәге

24 гыйнварда «Шатлык» сәүдә үзәге мәйданында «Блокада икмәге» акциясе узды. Ул 27 гыйнварда билгеләнәчәк Ленинград блокадасын өзүнең 75 еллыгына багышланды.
Пионерлар һәм укучылар йортының «Милосердие» берләшмәсе активистлары, аның нәрсәдән торганын аңлатып, шәһәр халкына «блокада икмәге» таратты, шулай ук яңавыллыларга ленинградчы-блокадачыларның батырлыгы турында сөйләде.
– Тәүлегенә шушы икмәк кисәге исәбенә кешеләрнең исән калуын күрсәтү өчен, авырлыгын махсус сакладык (125 г ), – ди ДПШ педагогы, акцияне оештыручылардан берсе Эльвера Әхмәтьянова. Аның сүзләре буенча, чара блокадада ачлыктан һәлак булган кешеләрнең батырлыгын тоя алсыннар, дигән максат белән оештырылган.
Безнең белешмә
Икмәк пешерү сәнәгатенең урындагы НИИда эшкәртелгән рецепты буенча пешерелгән. 1941 елның кышында блокада башланганда, икмәкне арыш, солы, арпа, соя һәм шыттырып киптерелгән арпа оныннан пешергәннәр, тиздән бу катнашмага җитен түбе һәм көрпә куша башлаганнар. Тоташ блокада дәвамында икмәкнең рецепты ингредиентларга карап үзгәргән.
Читайте нас: