ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 гыйнвар 2019, 09:08

Аларның кулыннан бөтен нәрсә килә

Яңавыл районының ел укытучысы-2019 билгеләнде

Педагогик осталык конкурсы районда ел саен үткәрелә һәм кызыклыга әверелә. Бу Яңавыл өчен бик әһәмиятле вакыйга, чөнки башкалар өчен үрнәк булып хезмәт итә алырлык чагу, талантлы педагогларның исемнәрен ачыкларга мөмкинлек бирә.
«Яңавыл районының ел укытучысы-2019» конкурсы ике турда: читтән торып (интернет-ресурс, «Мин – укытучы» эссесы) һәм турыдан-туры үтте. Беренче этапка йомгак ясалгач турга 15 педагогның (сүз уңае, аларның гомум стажы өч йөз елдан аз гына ким, алар арасында ике ир-егет тә бар) унысы үтте. Алар «Ел укытучысы» исеме һәм Яңавыл районын республика дәрәҗәсендә күрсәтү өчен көрәште.
Үткән атна ярышучылар өчен бик эчтәлекле булды. Ике көн – 21-22 гыйнварда – конкурсантлар 1 санлы мәктәп һәм лицей нигезендә ачык дәрес кысаларында педагогик осталыгын күрсәтте.
Әлеге конкурс биреме йомгаклары буенча киләчәк сынауларда катнашучылар билгеләнде. Финалга чыгучылар арасында – өч башлангыч сыйныф укытучысы, ике инглиз теле, шулай ук башкорт теле һәм физкультура укытучылары. Җомга көнне лицей конкурсантлар өчен янә ишекләрен ачты. Биредә көндезге уникедә финал сынаулары башланды.
Катнашучыларга «мәгариф сәясәтчеләренең түгәрәк өстәле» эшендә лидерлык сыйфатларын (белем бирү сыйфаты проблемалары тикшерелде), мастер-классларда укытуның төрле методика һәм технологияләрендә һөнәри күнекмәләрен күрсәтү мөмкинлеге бирелде.
Конкурсны ябу тантанасында район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гәүһәр Миндиярова катнашты. Ул финалда катнашучыларның һәрберсенең инде җиңүче булуын ассызыклады, аларга уңышлар теләде.
Барлык конкурс турлары йомгаклары һәм жюри карарына ярашлы И. Ш. Мөкъсинов исемендәге гимназиянең инглиз теле укытучысы Лена Солдатова «Ел укытучысы» дип танылды. Орловка авылы мәктәбенең инглиз теле укытучысы Анастасия Соломенникова беренче урын яулады, икенче урында Карман авылы мәктәбеннән физкультура укытучысы Алексей Солтанов, өченчедә – Истәктән башлангыч сыйныфлар укытучысы Лиана Әхтәмова. 1 санлы мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ләйсән Мәхмүтова «Иң яхшы интернет-ресурс» номинациясендә билгеләнде, Р. Гәрәев исемендәге мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Венера Садиәхмәтова – «Һөнәри камиллеккә омтылу өчен», лицейның Эткенә авылында филиалының башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Альмира Гәрәйшина – «Туган якка карата сөю тәрбияләү өчен» номинациясендә.
Читайте нас: