ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 гыйнвар 2019, 15:15

Ял көне гаилә даирәсендә

Өлкәннәр һәм балалар «Әкияттә кунакта» булды

«Гаилә ялы» кысаларында узучы чаралар, яңавылылар арасында популярлык яулый күрәсең, бу бит күңелле ял итү мөмкинлеге генә түгел, ә аны файдалы итеп үткәрү дә. Шимбә көнне «Гаилә» районара үзәгенең урындагы бүлекчәсе тарафыннан оештырылган шундый чираттагы чара район үзәк китапханәсендә йөздән артык кешене җыйды.
Биш танып-белү мәйданчык эше «Әкияттә кунакта» уртак исеме белән берләштерелгән һәм Театр елына багышланган. Чара кунаклары, Маска», «Веер» кәнфитләре белән сыйланып, илдә театр сәнгате барлыкка килү һәм үсүе тарихы турында белде, арытаба «Овация» студиясенең яшь артистлары «Я б в артисты пошел» сюжетын уйнады, «Стих про стих» хакында сөйләде. Балалар модельле китапханәсенең «Театр утраучыгы» китап театрында катнашучылар тамашачыларга «Өч дуңгыз баласы» курчак театрын күрсәтте. Элеккечә, «Гаилә ялы» эшенә Яшь техниклар станциясе преподавательләре дә кушылды, монысында яшь катнашучылар өчен театр битлекләре, бармакка кия торган курчак һ.б. җитештерү буенча мастер-класслар күрсәтте. Балалар танып-белү мәйданчыгында шөгыльләнгәндә, «Гаилә» үзәге психологы Альбина Гаянова ата-аналар өчен «Бала тормышында әкиятләрнең роле» психологик тренинг үткәрде. Ике сәгать вакыт сизелми үтте. Барысы да бик канәгать таралышты, аеруча мастер-класстан соң кул эшләре тоткан балалар.
Читайте нас: