ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 февраль 2019, 09:54

Онытылмас йолалар бар

Ямады мәктәбендә унбер авылдан бала укый

Ямады авылы мәктәбе янә тирә-яктагы терәк мәктәпкә әверелеп бара, ахры: әлеге белем учагына балалар 11 авыл: Чытырман, Андреевка, Йөгәмәш, Йөссука, Сибәде, Будзя-Вәрәш, Тау, Түбән Чат, Кызылъяр, Салих һәм Уралдан килә. Биредә 199 бала, мәшәкате җитәрлек: йөртүне оештыру, аларны мәктәп янындагы интернатка урнаштыру... филиалда укыту эшчәнлеген җайга салу, җылылык һәм яктылык режимын саклау. Коллективта 17 укытучы, барысы да югары белемле. Балаларны ике автобуста йөртәләр. Укучылар өч: татар, башкорт, удмурт телләрен өйрәнә.
– Биредә елдан-ел күп нәрсә үзгәрә, ләкин педагогларның балаларга сыйфатлы белем һәм иминлек, укуы һәм яшәве уңайлы булсын өчен шартлар тудырырга тырышуы алыштыргысыз, – ди учреждение директоры Светлана Сафина. – Ямады авылы мәктәбе – ул эш һәм ял, бәйрәм, эш көннәре, иң мөһиме – изге йолалары булган ышанычлы, җылы йорт. Педагоглар даими иҗади эзләнүдә, яңалыкларның кискен үсеше гасырында башкача мөмкин түгел. Яңа технологияләргә ия булу, аларны куллану байтак укытучылар тәҗрибәсендә нормага әверелде. Безнең педагогларга иҗат, ярыш рухы, укыту камиллегенә омтылу хас.
Район мәгариф учреждениеләрен яңа уку елына кабул итү йомгаклары буенча Ямады авылы мәктәбе еш кына призлы урын яулый. Мисалга, 2017 елда – беренче, 2018дә – икенче. Матди-техник базаны камилләштерү максатында соңгы өч елда шулай ук су өчен скважина борауланды, мәктәп һәм ашханәдә эчәргә яраклы су өчен ике чистарту фильтры урнаштырылды. Ике дистә тәрәзә блогы, ишекләр яңартылды, түшәм һәм спорт залы ремонтланды. Шулай ук төп бинаның түбәсе өлешчә алыштырылды, интернат бинасы һәм мәктәпнең Мәсәгут авылы филиалында җылы бәдрәф куелды. Планда мәктәпне СанПиНның барлык таләпләренә җиткерү.
Укучылар белән дә аралаштык. Алар бертавыштан мәктәпне яратуы һәм гомере буе хәтерләячәген таныды. «Без биредә бердәм гаилә, бер-беребезне аңларга, гафу итәргә, авыр минутта дусларны якларга, өлкәннәргә ярдәм итәргә өйрәнәбез», – ди алар.
Читайте нас: