ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 февраль 2019, 15:28

Кешеләргә кирәк булу – гади эш түгел

Гөлфия Вәлиева яраткан һөнәренә 20 елга якын гомерен багышлаган

Икмәк, сөт, бераз тәм-том, еш кына берничә төргәк дару, ә кайчакта хуҗалык әйберләре – бу «Альтаир» халыкны социаль хезмәтләндерү үзәге хезмәткәре Гөлфия Вәлиевага аның карамагындагылар кушарга мөмкин әйберләрнең тулы түгел исемлеге. Ул дәваханә шәһәрчеге районы, Матросов, Тургенев, Яшьләр урамында мохтаҗ булган пенсионер һәм инвалидларны хезмәтләндерә. Яңавылның бу өлешендә 16 кеше йортта хезмәтләндерелә, көн саен аларның алты яки җидесенә бару мөһим. Гөлфия – әбиләр өчен иң көтелгән кунак. – Аларга иң мөһиме – аралашу, ярдәм, – ди Гөлфия Гаваз кызы. – Аларның күбесе өйдән чыкмый диярлек һәм хәтта сөйләшер кешесе юк. Еш кына мине балаларыннан да якынрак күрәләр, ди. Һәрберсеннән кан басымын үлчим, кер юарга, өй җыештырырга, ваннада юынырга ярдәмләшергә, ашарга пешерергә үтенәләр. Ничек социаль хезмәткәр булырга, дигән сорауга, Гөлфия Вәлиева һич икеләнмичә: «Йөрәк кушуы буенча», – дип җавап бирә.
Ә уңышлы һәм перспективалы хезмәткәрнең йөрәгендә (Казан сәүдә-икътисад техникумын тәмамлаганнан соң Әлфия Гаваз кызы НГДУ ОРСында товар белгече булып эшләгән) 22 ел элек көчсез кешеләр категориясенә файдалы һәм кирәкле булу теләге туган һәм ул вакытта тормышын тамырдан үзгәрткән. Ире Флүр Тимерхан улы, балалары да каршы килмәгән.
– Барысы да безнең эш керемлеләрдән түгел, фидакарьлек һәм үзеңне кызганмыйча эшләүне таләп итүен белә, – дип дәвам итә сүзен безнең герой. – Рәхимлелек, түземлелек, чыдамлылыксыз өлкәннәр белән эшләү гади түгел.
Өлкәннәргә ярдәм итеп, рәхмәт ишетүдән зур шатлык хисе тоям һәм әхлакый канәгатьлек алам. Язмыш кайчакта авыр сынаулар китерергә мөмкин һәм аларны җиңеп чыгарга, әбиләремнең догалары булыша, - дип өсти ул.
Өлкәннәрне караудан тыш, Гөлфия Гаваз кызы кичектергесез эш буенча берничә сәгатькә китеп торырга кирәк булган яшь ата-аналарга кечкенә балаларын да карауда ярдәмләшә. Халыкны социаль хезмәтләндерү үзәге исемлегендә өч яшькә кадәр балаларны кыска вакытлы карап тору буенча эш тә бар.
– Эшемне яратам, тормышны яңадан башларга мөмкинлек булса, янә шуны сайлавыма һич шигем юк, – ди ул.
Читайте нас: