ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 февраль 2019, 15:22

Днепр өчен дәһшәтле сугыш шаһиты

Бөек Ватан сугышында катнашучы Катиф Гәрәевка – 95 яшь

Бүгенге ветераннар, Бөек Ватан сугышының тәмугъ утын үткәннәр – бу кешеләрнең үзгә категориясе. Алар исән чакта, алардан күбрәк белеп, язып, хатирәләрен йөрәктә саклап каласы килә. Шуңа күрә бу хөрмәтле якташлар турында «районка» битләрендә ешрак язарга тырышабыз. Аларның берсе – Катиф Гәрәев. Аның Днепр өчен көрәш барышы һәм елганы кисеп чыккан батальон солдатларының исән калуы, өч тәүлек ач торулары, немец уты астында булулары турында сөйләгәне хәтердә. «Кыр кухнясы безгә өчәр тәүлек килеп җитә алмый, азык-төлек белән сал су төбенә киткәндә солдатлар ихтыярсыз елады...», – ди ул калтыранган тавышы һәм күз яшьләре аша.
I Украина фронты 223 дивизиясенең взвод командиры, кече лейтенант Гәрәев шул канкойгыч сугышлар барышында могҗиза белән исән калган, әмма аягы яраланган, контузия алган. Госпитальдән соң туган ягына кайта. «Победа» колхозында бухгалтер булып эшли. Аның күкрәген күп санлы орден һәм медаль бизи. Катиф абый кызы Гөлсидә белән яши, ул аны хөрмәтләп тәрбияли.
Нәкъ бүген, 8 февральдә, Катиф Ахун улы искиткеч юбилеен – 95 яшен билгели. Ветеран адресына барлык котлауларга кушылабыз һәм аның 74нче Җиңү язын исән-имин каршы алуын телибез.
Читайте нас: