Ваяды авыл Советының Акылбай авылы куе урман һәм басулар, күп санлы елга һәм чишмәләр арасында югалып калган. Аның ихаталары бер километр, бәлки, бераз күбрәк озынлыктагы бер урамда урнашкан. Ике-өч йортлы тагын бер урам бар, ул үзәк урамга параллель. Бүген биредә 27 кеше яши.
Кайдан барлыкка килгән...
Авыл халкы сөйләвенчә, Олы елга янында Кызылъяр авылыннан күчкән Якуп исемле ир йорт төзи. Арытаба авылга Янбарыстан Хәсән туганнары белән күчеп килә, ул кайчандыр безнең якларга Татарстанның хәзерге Теләче районыннан килгән була (башка төрле вариантлар да бар).
Әнвәр Әсфәндияровның «История сел и деревень Башкортостана» китабында (5нче китап, Уфа, 1995 ел) «XIX гасыр ахырында Акылбай авылына Уран олысының Бүә елгасы артында Ваяды елгасында Бәдрәш, Карман, Кызылъяр, Үрдәк авыллары башкортлары нигез салган. 1920 елда биредә 50 ихатада 272 кеше исәпләнгән» дип язылган.
«Википедия»дә түбәндәге мәгълүмат табарга мөмкин: «1896 елда Уфа губернасы Бөре өязе IV станы Байгуҗа олысына кергән, ләкин Пермь губернасы Оса өязе җирендә урнашкан Акылбай пүчинкәсе искә алына. Ул вакытта 16 ихата, 89 кеше (48 ир-егет, 41 хатын-кыз) исәпләнгән.
1920 елда 50 ихатада 272 кеше (124 ир-егет, 148 хатын-кыз) яшәгән. 1926 елга авыл Урал өлкәсеннән БАССРның Бөре кантоны Яңавыл олысы составына күчерелә.
1939 елда 341 кеше исәпләнгән, 1959 елда – 386.
Бөек Ватан сугышы вакытында «Авангард» колхозы гамәлдә булган. 1982 елда халкы – 200 кеше чамасы, 1989 елда – 134 (59 ир-егет, 75 хатын-кыз), 2002 елда – 114 (54 ир-егет, 60 хатын-кыз), башкортлар өстенлек итә (83 %), 2010 елда – 78 (37 ир-егет, 41 хатын-кыз)».
Бүген Акылбайда барлыгы 44 йорт хуҗалыгы исәпләнә. Анда 62 кеше теркәлгән, 27се даими яши.
XX гасыр. Репрессия, колхоз-совхоз тормышы...
XX гасыр башында авылның ничек яшәве турындагы сорауга җавап бирү җиңел булмады. Торак пунктның тарихын өйрәнү буенча чыганаклар аз, мәгълүмат юк диярлек. Ваяды авыл биләмәсе хакимияте архивларында нәрсәдер табарга тырышу шулай ук уңыш белән тәмамланмады. Эш шунда ки, архив Бөек Ватан сугышына кадәр үк янгында юкка чыгарылган. Шуңа күрә тарихның аерым чорлары документаль расланмаган.
Тарихи туган-якны өйрәнү музеенда Совет власте өчен көрәшүчеләргә багышланган стенд бар, биредә «1919-1923 елда Кызыл Армиядә хезмәт иткән, Пермь губернасы Оса өязе Яңа Уртавыл олысы комиссары» Авзал Дускаев турында зур булмаган белешмә белән танышырга мөмкин. Әйткәндәй, ул «Бүә» совхозы Акыдбай бүлекчәсенең беренче идарә итүчесе була.
Авыл халкының репрессияләргә дучар ителүе, руханилык вәкилләренең куылуы билгеле.
Акылбайның үз тегермәне эшләгән, хәер, элек ул сирәк елгада гына булмаган. Биредә тегермән 1930 еллар уртасыннан гамәлдә. Монда тирә-яктан ашлык белән олаулар килгән. Петр Бегунов беренче тегермәнче булган, шулай ук Харис Нуртдинов, Харис Вәҗетдинов, Мөхәммәтнур Әбраров эшләгән. Мөхәммәтнур бабай акылбайлыларның хәтерендә «алтын» куллы һәм юмарт күңелле булып сакланган. Озак еллар урындагы мулла йөкләмәсен үтәгән.
Кырыгынчы еллар хакында сөйләгәндә, аз санлы, ләкин гомум билгеле вакыйгаларга таянырга мөмкин.
1940 елдан Акылбай «Авангард» колхозының үзәк усадьбасы булып торган. Төрле елларда Әмир Игъламов (тумышы белән Туртыйктан), 25 меңче Рәшит Фәттахов рәис булып эшләгән. Бөек Ватан сугышында катнашучы Йосып Вәлиев балаларына сөйләвенчә, сугышка кадәр Акылбайда гына өч бригада исәпләнгән, басуда һәм хуҗалык эшләре өчен көн саен җитмеш ат җигелгән. Авыл үсә, төп урамга параллель итеп йорт төзү планлаштырыла, ләкин бу ниятләре тормышка ашмый. Бөек Ватан сугышы башлана. Авыл биләмәсе хакимиятендә алынган мәгълүмат буенча, йөзгә якын кеше фронтка киткән. Бөтен эш хатын-кыз, картлар һәм яшүсмерләр иңенә төшкән. Сугыштан нибары 37 акылбайлы гына әйләнеп кайта. Яу кырында башын салганнарның исемнәре авыл үзәгендә торган һәйкәлгә уелып язылган.
1956 елда Акылбайга электр үткәрелә, радио да якынча шул ук елларда барлыкка килә. «Авангард» колхозы 1957 елга кадәр гамәлдә була. Арытаба Акылбай «Бүә» совхозының өченче звеносына керә, 1983 елдан – «Ваяды» совхозына.
Акылбайлылар һәрвакыт эш сөючәнлеге белән аерылып торды. «Октябрь юлы» район гәзитенең төпләмәләрен карап, моңа берничә раслау таптым. Аерым алганда, саннарның берсендә район колхозлары һәм «Бүә» совхозы бүлекчәләре ярышында 1958 ел августының беренче ун көнлегенә сөт савымы буенча Акылбай бүлекчәсенең (анда Бәдрәш-Актау һәм Карман-Актау авыллары да кергән – авт.) совхоз бүлекчәләре арасында беренче һәм район хуҗалыклары арасында дүртенче булуы билгеләнә. Ә декабрьнең 20 көнендә Акылбай бүлекчәсе бер сыер исәбенә иң күп сөт савып алган, арытаба – Яңа Уртавыл бүлекчәсе һәм өченче урында «Коммунар» колхозы.
Авылда берничә ферма булган: сөтчелек, дуңгызчылык, сарыкчылык, кошчылык. Умартачылык үсешкән. Акылбайлылар шулай ук бакчалары белән данланган. Биредә хәтта карбыз үстергәннәр.
Район гәзитенең төрле еллар төпләмәләрендә иң яхшы хезмәткәрләр исемнәрен дә күрергә мөмкин. Алар арасында – терлекчеләр Нәсиха Йосыпова һәм Фәһимә Карманова, механизаторлар Әнгам Вәзигатов, Хәмит Миндияров, Риф Муллаяров, механик Фәиз Әкбәров, бакчачылар Габдулла Мөҗипов, Арин Ситдыйков һ.б. Миңнекамал Вәзигатова, Хадичә Гаффарова, Хәлимә Вәҗигатова, Мәэмүнә Вәлиева, Вәсилә Камалова, Мәгъфүрә Йосыпова, Каниф һәм Катиф Мөҗиповлар, Нәҗми Алетдинов, Йосып Вәлиев, Кәримулла һәм Фәнис Хәсәновлар, Фаил Ситдыйков, Мәсхүдә Газетдинова, Ләбиб Исхаков, Зинир Галиев, бертуган Сәмига һәм Лилия Исхаковалар, Әнис Хәсәнов, Ринат Минибаев – акылбайлылар бу һәм башка байтак производство алдынгыларын атый.
Чирек гасыр элек кенә авылда тормыш гөрләп торган
Байтак акылбайлылар совхозда эшләгән. Социаль объектлар булган. Совхоз бетерелү белән бөтен нәрсә үзгәргән.
Авыл юлын ремонтлау соңгы вакытта акылбайлылар өчен якты вакыйгага әверелде. Язгы, көзге юллар өзеклегендә ул үзгә борчу тудырган. 2017 елның җәендә бу зур проблема хәл ителде, моның өчен авыл халкы – ә бу, нигездә, өлкән яшьтәгеләр – район хакимияте, юлчылар һәм моңа катнашлыгы булган барысына рәхмәтле.
Сүз уңае, кече Ватанына кире кайткан акылбайлылар да бар. Туган җир алар өчен шәһәр тормышының барлык уңайлыкларыннан өстенрәк булып чыккан. Һәм бу сөендерми кала алмый.
Мәктәп, медицина пункты, клуб, китапханә
Ваяды авыл биләмәсе хакимияте сайтында күбесенчә теге яки бу вакыйгаларның шаһитләре буенча язылган торак пунктларның тарихын табарга мөмкин.
Шушы язмалар буенча Акылбайда беренче мәктәп Мәгъсүм Дускаевны (якынча 1928-1930 ел) раскулачить иткәннән соң ачылуы аңлашыла. Фатихҗан Алетдинов беренче укытучы булган. Бәһия Борһанова, Зәбидә Алетдинова, шулай ук Фәгыйлә Газизова (ул күп еллар Бәдрәш-Актау мәктәбендә эшләгән) Акылбай балаларының берничә буынын укыткан. Беренче медицина пункты (1950 ел) фельдшер Әмир Әкбәровның йортында урнашкан, аны әлегә кадәр изге сүз белән искә алалар, чын һөнәрман булган, күпләрне аякка бастырган, диләр. Хатыны Тәрҗимә Ганиева (сүз уңае, уллары Фидус – хәзер Туймазы шәһәрендә кардиолог) санитар булган.
1956 елда медпункт ике катлы агач бинага күчерелә. 1961 елда медпункт бинасы яна. Арытаба ФАП мәктәп белән күршелек итә. 1994 елда ике учреждение дә яңа бинага урнаша.
Авыл клубы тарихы бай. 1928-1930 елларда Йосып байны раскулачить иткәннән соң аның йортында китап уку йорты ачыла, Нигъмәтулла дигән кеше мөдир була, ир туганы һәм кияве оста гармунчы булган. Алар пьеса, концерт куйган. Шул ук йортны күчерәләр һәм башка урында яңа клуб төзиләр. Арытаба ул бинаны сүтәләр һәм балалар йорты төзү өчен Бәдрәш авылына илтәләр. Мәчет клуб буларак хезмәт иткән өченче бинага әверелә. Мөршидә Вәзигатова мөдирлек итә. Сугышка кадәр яңа клуб төзелә. 1962 елда аны үзгәртәләр, мәйданын арттыралар, сүз уңае, ул әлеге көнгә кадәр эшли. Бу «Бүә» совхозы бүлекчәсе белән идарә итүче Ясәви Даутов башлангычы буенча эшләнә. Хатыны Ира Даутова клуб мөдире һәм китапханәче була. 70нче елларда клуб белән Рафаил Якупов мөдирлек итә.
Алар тумышы белән Акылбайдан
Бүә аръягында да, тоташ районда да Рәдиф Вәлиевны бүген ихтирам белән искә алалар. Ныклы хуҗалыкчы, янәшәсенә фикердәшләр һәм сәләтле белгечләр туплый алган производство оештыручысы озак еллар районда зур хуҗалыкларның берсе «Бүә» совхозын җитәкли.
Ясәви Даутов зур абруйга ия була. Башкорт авыл хуҗалыгы институты студенты чагында ук «Бүә» совхозының 3нче бүлекчәсен җитәкли. Үзенчәлекле оештыручы сәләтләренә ия булып, эшчеләрне дәртләндерүнең стандарт түгел алымнарын кертеп, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре эшен оештыруны камилләштерә. Тәҗрибәле җитәкче буларак аны Чапаев исемендәге колхоз рәисе итеп күчерәләр. Ул идарә иткән елларда колхоз алдынгы урыннар били, барлык авылларда социаль-мәдәни объектлар төзелә, алар әлегә кадәр эшли. Ул зур абруй казанган кеше.
Әгъзам Вәзигатов 16 авылны берләштерүче «Бүә» совхозында зоотехник була. Ул вакытта биредә 5800 баш мөгезле эре терлек, 3500 дуңгыз, 2500 ат, 26 пасека һ.б. исәпләнә. 1979 елның гыйнваренда аны «Правда» колхозы рәисе итеп сайлыйлар. Биш ел дәвамында терлекчелек биналары яңартыла, ашлык складлары, социаль объектлар, урамнарда су җайланмалары һ.б. төзелә. Арытаба авыл хуҗалыгы идарәсендә зоотехник булып эшли, соңрак аны республикада иң яхшылар бишлегенә кергән Яңавыл май-сыр комбинаты директоры итеп билгелиләр. Акылбайлылар турында хикәяне дәвам итәсе килә. Гәзит укучылар безгә ярдәм итәр, дип ышанабыз.
Искә алу һәм ярлы мәгълүмат, фактлар буенча бер бөтенне төзү гади түгел, шулай да, минемчә, алар кече Ватаны тарихын бәһалаганнарга кызыклы. Тарихи мирасның зур булмаган утраучыкларын киләсе буын өчен булса да саклау кирәк, дип уйлыйм. Чөнки вакыт авыл язмышында эз калдырган вакыйгалар, шулай ук кешеләрне мәңгелеккә алып китә.
Автор мәкаләне әзерләүдә ярдәм иткән барысына да рәхмәт белдерә.