ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 февраль 2019, 09:16

Йөрәген балаларга бирүче

Өстәмә белем бирү педагоглары арасында яхшылардан-яхшылар ачыкланды

«Йөрәгемне балаларга бирәм», – дип атала өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең Бөтенрусия һөнәри осталык конкурсы.
Ярышларның муниципаль этабы февральнең беренче ун көнлегендә үтте. Анда барлыгы өч педагог катнашты: Резеда Шәйнурова, Диана Тимирәева (икесе дә яшь техниклар станциясе) һәм Ирина Грузденко (Пионерлар һәм укучылар йорты).
Конкурс ике турда үтте: читтән торып узган турда конкурсантларның методик кейслары тәкъдим ителде; турыдан-туры турда 6 февральдә СЮТта ачык дәресләр оештырылды. Конкурс 7 февральдә 4 санлы мәктәпнең тамаша залында тәмамланды.
Программа бай булды. Ярышларда катнашучылар үзләренең визиткасын тәкъдим итте. Конкурсантларның һәрберсе үз юнәлешен күрсәтте. Резеда Рәлиф кызы – катгый техник, ул «Графическая грамота» берләшмәсе җитәкчесе һәм аңа моңарда тәрбияләнүчеләр актив ярдәм итте. Иҗади сәнгать юнәлешен тәкъдим иткән Диана Александровнага кебек үк. Ул җитәкләгән «Палитра» берләшмәсендәге балалар сәнгатьтә, рәсемдә һ.б. төрле техника үзләштерә. Ирина Анатолиевна үзен балалар уйлары педагогы дип исәпли. Жюри әгъзалары һәм килүчеләрнең моңа инанырга мөмкинлеге булды. Берничә минут эчендә конкурсант залда рухи, яхшы халәт тудыра алды. Ул «Школа аниматоров» берләшмәсендә дәресләр үткәрә.
Арытаба катнашучылар «Балалар һәм ата-аналарның бердәм эше: ата-аналарны өстәмә белем бирү учреждениесенә ничек җәлеп итәргә» темасына эссе яклады. «Өстәмә белем бирү эчтәлеген яңарту: киләчәккә исәп тоту» түгәрәк өстәл эшендә катнашу соңгы сынау булды.
Жюри билгеләвенчә, конкурсантлар һөнәри осталыкның югары дәрәҗәсен күрсәтеп, якынча бертөрле балл җыйган. Ә җиңүче дип Ирина Грузденко танылды.
Барлык өч катнашучы да район намусын яз көне Уфада үтәчәк «Йөрәгемне балаларга бирәм» конкурсының республика этабында яклаячак.
Читайте нас: