ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 февраль 2019, 15:30

«Сәламәтлек, иминлек телибез»

Район хакимияте башлыгы яугир-интернационалистларда булды

Утыз ел элек Совет гаскәрләре Әфганстаннан чыкты. Күп ватандашлар Әфганстанның кызу комында башын салган һәм сугышта байтак катнашучылар, солдат, офицерлар өенә гарипләнеп кайткан. Яраланган йөрәк, җәрәхәтләнгән тән белән...
Шушы дата алдыннан район хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов һәм Яңавыл районының Әфганстан ветераннары союзы рәисе Зинфир Галинуров сәламәтлекләре аркасында хәрби иптәшләре белән хәзер инде еш очраша алмаган шул вакыйгада катнашучыларда кунакта булды. Бу көчле авыру кичергән III группа инвалидлар Радик Садретдинов (Күник авылы), Рәфис Арсланов (Асаудыбаш авылы) һәм Дарвин Нурисламов (Яңавыл шәһәре).
Кунаклар зур булмаган бүләк алып килде, аларның сәламәтлеге турында кызыксынды, киләчәктә төшенкелеккә бирелмичә, кайчандыр шул сугыштагы кебек, батыр булуын теләде.
Илшат Әгъзам улы, урындагы власть компетенциясе кысаларында, һәрвакыт аларга ярдәм итәргә әзер булуы турында белдерде. Әфганлылар үз чиратында шулай ук рәхмәт әйтте, авыр тормыш хәлендә гади игътибар билгесе дә алтынга тиң бит.
Бүген Яңавыл районында 101 яугир-интернационалист, 332 хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы яши. Аларның күбесе эшли, төрле көч структураларында хезмәт итә, үз үрнәге белән яшьләрне патриотик тәрбияләүгә өлеш кертә.
Читайте нас: