ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 февраль 2019, 09:33

Атнасына ике йөз килограмм

«Яңавыл» теплица комбинатында кыярның беренче уңышын җыя башлаганнар

Үткән атнада «Яңавыл теплица комбинаты»ның яшелчә үстерүчеләре кыярның яңа уңышын җыя башлаганнар. Бал кортлары серкәләндерә торган Картель сорты һәм популяр гибрид Мева декабрь башында ук чәчелгән, ә гыйнвар уртасыннан минераль мамыклы махсус матларга күчергәннәр. Предприятие җитәкчелеге тарафыннан быел теплицаның тоташ мәйданы буенча кыяр утыртырга карар ителгән, томатлар – бераз соңрак. Февраль башыннан хезмәткәрләр шулай ук чәчәк орлыклары чәчкән.
– Узган атна дәвамында 200 килограммнан артык кыяр уңышы җыя алдык, – ди предприятиенең агроном-агрохимигы Альмира Гарипова. – Сәүдә нокталарына продукцияне әлегә шәхси эшкуарлар чыгара, сатып алучылар гадәттәгечә ошатыр, дип уйлыйм.
Кыярны биредә көн саен җыялар, шунлыктан яшелчә үстерүчеләрнең бу көннәрдә эше җитәрлек. Су һәм туклану матдәләре бирүче су сибү һәм микроклиматның автоматлаштырылган системасы зур ярдәм күрсәтә. Монда шулай ук канатлы хезмәтчәннәр дә яши – кыяр куаклары янында бал кортлары умарталары да урнашкан. Төклетуралар да оча.
Предприятиенең барлык продукциясе экологик чиста булуын билгелик, чөнки яшелчәләрне химикат кулланмыйча үстерәләр, ә корткычларны бөҗәкләр – энтомофаглар юк итә, сүз уңае, алар комбинат лабораториясендә үстерелгән.
Читайте нас: