ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 февраль 2019, 11:48

Бүә аръягында «Урал батыр»

Яңа Уртавылда зур милли бәйрәм үтте

Чәршәмбе Яңа Уртавылда «Урал батыр» башкорт эпосына багышланган «Урал батыр – изгелек, хакыйкать һәм гүзәллек юлы» бәйрәме үтте. Авылда соңгы арада уздырылган бу инде икенче зур чара. Октябрь башында биредә, билгеле булуынча, легендар якташ-герой Хәлим Әмиров истәлеге хөрмәтләнде.

Бу юлы авыл шулай ук күпсанлы кунаклар кабул итте. Чараны район хакимияте, мәдәният һәм мәгариф идарәләре, башкортларның район корылтае, хатын-кызлар советы булышлыгында районның башкорт хатын-кызлары җәмгыяте оештырган. Авыл биләмәсе хакимияте, мәктәп, авыл мәдәният йорты, халык аны оештыру һәм үткәрүдә актив катнашкан.

Мәдәният йортының иркен фойесында башкортларның йола шөгыльләрен күрсәтүче җиде мәйданчык бизәлгән иде.

Бәйрәм авыл мәчетенең имам-хатибы Физун Маликов тарафыннан Коръән сүрәләрен укудан башланды.

Район хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатовка кереш сүз бирелде. Ул республикада бөек эпоска карата кызыксынуның елдан-ел артуын билгеләде.

– «Урал батыр» – башкорт халкының изге урын биләп торучы тоныкланмаган алтын икәнен барыбыз да белә. Чөнки эпос – халыкның тел, күңел фәлсәфәсе, акыл һәм йөрәк күрсәткече, – дип ассызыклады ул.

Сүз уңае, чарада байтак бүләкләр тапшырылды. Район хакимияте башлыгы барлык катнашучыларга «Башкорт хатын-кызлары җәмгыяте» Төбәк җәмәгатьчелек оешмасы рәисе Гөлнур Колсаринадан изгелек һәм иминлек теләкләре тапшырып, хатын-кызлар җәмәгатьчелек хәрәкәте активистларының керткән өлешен БР Башкорт хатын-кызлары җәмгыятенең Мактау грамотасы белән билгеләде. Районның башкорт хатын-кызлары җәмгыяте рәисе Гөлнара Вәлиева «Урал батыр»ны популярлаштыру һәм бәйрәмен үткәрүгә керткән өлеше өчен Г. Колсарина имзасы белән Рәхмәт хатына лаек булды. Яңа Уртавыл авылында яшәүче ак инәй Әлфинур Сыртланова районда тәү тапкыр Рабига Кушаева исемендәге «Хатын-кыз – милләт анасы» медале белән бүләкләнде. Район башкортлары корылтае рәисе Рафаил Яхин район мәктәпләре укытучылары һәм укучыларына «Урал батыр» әдәби һәйкәлен саклау һәм алга җибәрү өчен грамота тапшырды. Бәйрәм кысаларында районның хатын-кызлар советы рәисе Илсөяр Проскурякова грамота белән бүләкләде, актив катнашучы һәм декоратив-гамәли күргәзмәләрне оештыручыларга грамота һәм бүләк тапшырды.

Бәйрәм бай һәм эчтәлекле программа белән сөендерде. Яңа Уртавыл, Карман һ.б. авыллардан укучылар эпостан өзекләр сөйләде, сәхнәләштерү күрсәтте. Бу көнне хөрмәтле хатын-кызлар – ак инәйләр сафы тулыланды. Алар Прогресстан Тәнзилә Имамова һәм Ваядыдан Флүрә Валина.

Арытаба бөтенесе өстәл артына чакырылды. Кояш чыгу белән «Корбан чалу» мөселман гореф-гадәте башкарылган иде, шуңа күрә төшке ашка шулпа һәм пылау әзер булды. Сүз уңае, корбан өчен малны бергә алганнар.
Читайте нас: