ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 февраль 2019, 14:54

Тынычлык һәм иминлек сагында

Иртәгә – Ватанны саклаучылар көне

23 февральдә ил Ватанны саклаучылар көнен билгели. Бу көнне армия һәм флот яугирләре, халыкка һәм илгә хезмәт итүчеләрнең барысын да хөрмәтлибез. Тоташ Русия буенча бүген 113 яңавыллы армиядә хезмәт итә, 58 хәрби хезмәткәр-контрактчы чит илләрдә хәрби бурычын үти, 31 егет югары көч хәрби белем бирү учреждениесендә укый, 6 курсант Русия ДОСААФ линиясе буенча хәрби-исәп белгечлеге ала. Моннан тыш, мобилизацияләү һәм хәрби вакыт очрагына 17-50 яшьтәге ир-егет җенесендәге барлык гражданнар хәрби исәптә тора. Күптән түгел хәрби исәпкә беренче кую тәмамланды, 263 егет армиягә чакырылырга тиешле гражданнар таныклыгы алды. 2003-2004 елда туган егетләрне диспансерлаштыру буенча эш планга ярашлы алып барыла, 500дән артык кеше тикшерелергә тиеш. Август-сентябрьгә «Үзәк-2019» стратегик команда-штаб укулары планлаштырылды. Башлангыч мәгълүматлар буенча, аларга 500гә якын яңавыллы һәм калтасылы, 30 берәмлек транспорт чарасы җәлеп ителәчәк.
1 апрельдән язгы чакырылыш башлана. Аның белән бәйле чараларга 316 кеше чакырылачак, командалар составында 66 кешене республика җыелу пунктына җибәрү планлаштырыла.
Гыйнвар-февральдә оборона-спорт һәм күләмле эш айлыгы үткәрелде, аның кысаларында район хакимияте, Русия ДОСААФ, ветераннар советы, «Батыр» клубы һ.б. белән берлектә патриотик юнәлешле чаралар, ярышлар, «Шундый һөнәр бар – Ватанны яклау» агитациясе узды. Мәскәү янындагы «Патриот» паркында матәм диварында хәтерне мәңгеләштерү һәм электрон технологияләр кулланып «Хәтер юлы» уникаль комплексын булдыру өчен Бөек Ватан сугышында катнашучы якташларның мәгълүматларын җыябыз. Бүгенгә безнең тарафтан 4317 материал җибәрелде. Параллель рәвештә Әфганстанда сугышта катнашучылар турында китап бастыру өчен материал җыю буенча эш алып барыла. Шулай ук наркотикларга каршы юнәлешле «Яшәргә! Яратырга! Иҗат итәргә!» Бөтенармия социаль реклама конкурсы үтә, аңа рәсем һәм плакатлар, видеоролик тәкъдим иттек.
Хөрмәтле Ватанны саклаучылар! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, тыныч күк йөзе телим!
Э. Яковлев, Яңавыл шәһәре, Яңавыл һәм Калтасы районнарының хәрби комиссары.
Читайте нас: