ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 февраль 2019, 12:30

И туган тел, и матур тел...

Сандугач авылы мәктәбендә балалар берничә тел белә

Туган тел һәркем тормышында мөһим роль уйный. Ул безгә тирә-юньдәгеләр белән аралашырга, белем алырга һәм үз халкыңның мәдәниятен сакларга мөмкинлек бирә. Һәр халык өчен туган тел – мәдәниятнең бер өлеше.
Халыкара туган тел көне 1999 елның 17 ноябрендә ЮНЕСКОның Генераль конференциясе тарафыннан игълан ителде, ләкин тоташ дөньяда аны 2000 елдан билгели башладылар. 21 февраль датасын халыкларның тел төрлелеге һәм мәдәни кыйммәтләрен саклауга юнәлтелгән чараларга багышладылар. Яңавыл районында 30га якын милләт вәкиле яши. Белем бирү учреждениеләрендә биш туган тел өйрәнелә. 3292 бала – туган рус (аларны 24 укытучы укыта), 615 – татар (ун), 1061 – башкорт (егерме), 240 – удмурт (тугыз) һәм 140 бала мари (өч) телен өйрәнә. 1-9 сыйныфлар башкорт дәүләт һәм 11 ел дәүләт рус телен өйрәнә.
Безнең районда сирәк мәктәптә бер генә туган телне өйрәнәләр. Кагыйдә буларак, бу ике-өч һәм хәтта күбрәк тел. Сандугач авылы мәктәбе дә алар исәбендә, анда 131 бала укый.
– Безнең балалар туган тел буларак татар, удмурт, мари телләрен өйрәнә, башкорт һәм рус теле – дәүләтнеке буларак, – ди мәктәп директорының укыту-тәрбияви эшчәнлеге буенча урынбасары Светлана Куснимәрданова.
Аларга тагын ике чит ил: инглиз һәм немец телен өстәсәк, – монда чын полиглотлар үсә булып чыга.
– Мәктәптә дүртенче ел эшлим, – дип сөйли мари теле укытучысы Снежана Алексеева. – Рабактан балалар белән – алар утыз өч – һәр көн монда мәктәп автобусында киләбез, алар теләп ата-ана телен өйрәнә. Декабрьдә Мари язмачылыгы көненә багышланган район укытучылары семинары үткәрдек. Без балалар белән сыйныфтан тыш чара күрсәттек. Бу көнне биредә Башкортстанның 100 еллыгына багышланган «Горурланам синең белән, Туган ил» район конкурсы үтте, мари мәктәпләре укучылары шигырь сөйләде.
Аның сүзләре буенча, балалар туган авылларында үткәрелгән чараларда даими катнаша. Снежана Алексеева үзешчән сәнгатьтә иң активы. Хәер, шуны ук хезмәттәшләренең һәрберсе турында әйтергә мөмкин.
Рус һәм удмурт теле укытучысы – Лира Солтанәхмәтованың, татар теле укытучысы Лениза Шәрифҗанованың мәктәптә эш тәҗрибәсе зур. Үз телен белүче, фикер йөртә алучы, аралашучы, һәрьяклап үсешкән балалар, башка телне дә җиңел өйрәнә, - дип исәпли педагоглар.
Башкорт теле укытучысы Клара Рәхимова һәм рус теле укытучысы Евгения Вострецова да алар белән тыгыз бәйләнештә эшли. Педагоглар бер-берсенә эш тәҗрибәсе белән уртаклаша, мастер-класслар, туган һәм дәүләт теле атналыгы, конференция үткәрләләр, олимпиада, конкурс, бәйрәмнәрдә катнашалар.
Тәрбияләнүчеләренең район һәм республика конкурсларында призлы урыннар яулавы педагогларны шатландыра. Элина Мәрдамшина, Рүзилә Галиуллина, Валерия Имашева, Инзилә Бәхтигәрәева, Камил Рәхимов, Антон Әндәрҗанов, Вадим Идиятуллин, Кирилл Кунакбаев, Изабелла Солтанәхмәтова, Анастасия Байгильдиева, Дана Хуҗина, Ангелина Әмерханова, Елена Красноярова, Амалия Ушиярова, Мария Иванова – шушы һәм башка укучылар төрле телдә үткәрелгән чараларда катнашып, мәктәп һәм барлык район намусын яклый, һәм остазларын уңышлары белән сөендерә. Сандугач авылы мәктәбе укучылары «Урал» батыр эпосыннан йөзләгән юлны яттан сөйли, ә инде икенче көнне «Тукай моңнары» яки «Җанлы классика» һ.б. конкурсларга бара ала.
– Бер-беребезнең телне аңлап кына калмыйбыз, хәтта сөйләшәбез һәм җырлар башкарабыз, чараларда төрле халык биюләре белән чыгыш ясыйбыз, – ди кыз һәм малайлар. Алай гына да түгел – алар өчен бу гадәти күренеш.
Укытучылар әйтүенчә, янәшә яшәүче халык мәдәнияте, йолалары, аны яңа буяулар белән тулыландырып, үрелеп бара һәм бу гасырлар буе дәвам итә.
Җиңүче һәм бүләкләнүчеләр арасында еш кына Есения Куснимәрданованың исеме яңгырый. Быел ул туган (удмурт) тел һәм әдәбият буенча республика олимпиадасында җиңүче булган һәм 20 февральдә Ижевск шәһәрендә төбәкара олимпиаданың ахыргы этабында катнашкан.
Эш арасында кече звеноларда телләрне өйрәнү ничек баруы турында кызыксындык.
– Кече сыйныфларда балалар аңлый, ләкин туган телдә сөйләшми, – ди кайберәүләр.
– Кемнәрдер хәтта аңламый. Туган тел алар өчен «чит телгә» әверелә, – дип уртаклаша куркуы белән башкалар.
Балаларның теге яки бу телне өйрәнү өчен сайлавы ирекле булуы турында да әйтү урынлы, хәзер бу мәктәп укучыларының ата-ана гаризасы нигезендә билгеләнә. Әни- әтиләрнең туган тел язмышы турында уйлау-уйламавы – бу инде башка сорау.
Читайте нас: