ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 февраль 2019, 09:25

Мәңге яшь «Хәят»

Татар халык театры яңа куелышлар планлаштыра

«Хәят» – республикада иң зур үзешчән коллективлардан берсе һәм Башкортстанда «халык» исемен беренчеләрдән яулый алганнардан берсе. Коллективның сәнгать җитәкчесе, режиссер Салават Хәмзин киләчәккә планнары һәм Театр елы уңаеннан фикерләре турында сөйли.
«Хәят»нең бай тарихы бар, быел аңа 60 яшь тула, яше 1959 елдан – «халык» исемен алу мизгеленнән исәпләнә. Бүген ул барлык театр жанрлары көченнән килгән җайга салынган коллектив. Ул өлкәнәйде, ләкин һич картаймады.
Русия Рәссамнары берлеге әгъзасы йөзендә үз рәссамыбыз Рамилә Фазлеева һәм композитор – БРның атказанган мәдәният хезмәткәре Җәүдәт Хәкимов булуы театр өчен бик яхшы. Спектакльнең образын аларның һөнәри күрүе пәрдә ачылуның беренче минутларыннан сизелә, абруйлы конкурсларның һөнәри жюри әгъзалары бу хакта бер тапкыр гына әйтмәде.
Әлбәттә, Театр елы баргач уңай үзгәрешләр көтәбез. Күптәнге хыялыбыз – автобуслы булу ниһаять тормышка ашачагы турында хыяллану, әлбәттә, бик кыю булыр иде, ләкин шулай да ышанабыз. Мисалга, үз машинабыз булса, район авыллары буенча гастрольләр проблемасы хәл ителер иде.
Театрның актерлар составы яңара. Үткән елда театрның 60 еллыгына үзенчәлекле бүләк ясадык – яшьләр труппасын булдырдык. Яшьләрнең инде башланган эше – «Диләфрүз. Ремейк» спектакле бар. Яңа буын Җәүдәт Хәкимов, Ильяс Фәүхетдинов, Ришат Кильметов, Фларида Миндиярова, Инзилә Шәйморатова, Филүс Абзалов, Радис Исламов, Мәүлиха Хәмзина, Дамира Хаҗиева, Таһир Хәбибуллин, Ленария Хакова, Роза Яппарова кебек сәхнә осталары рухында тәрбияләнә. Театрның тылсымлы көче шунда – ул канатландыра һәм илһам бирә. «Хәят»кә лаеклы алмаш үсеп килә – бу «Дебют» үрнәкле театры, ул шулай ук республика буенча гына түгел, ә аның чикләрендә дә районнан вәкил.
«Хәят»нең тамашачысы да яшәрде. Залны шыгрым тутырган тугры тамашачылар – өлкән яшьтәгеләр белән беррәттән спектакльләргә яшьләр дә, дуслар, яшь актерларның эш буенча хезмәттәшләре килә. «Дебют» үрнәкле театры студиясеннән балалар, шулай ук ата-аналары безнең чыгышларны түземсезлек белән көтә. Һәм бервакыт куелган планканы төшерергә хакыбыз юк.
Быелга яңа куелышлар планлаштырабыз. К. Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» драмасы, Н. Гаетбаевның «Аты барның – дәрте бар» трагикомедиясе афишаны бизәячәк. Рус, шулай ук чит ил классикасын сынап карарга хыялланабыз. Көз көне театрның юбилеен билгеләргә планлаштырабыз, бу вакыйгага әзерлекне башладык инде.
Читайте нас: