ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 март 2019, 09:37

Балаларга елмаю бүләк итүче тылсымчы

6 март – Халыкара теш табибы көне

Теш табибы кабинеты алдында балалар гына түгел, байтак өлкәннәрнең дә курку һәм дулкынлануы сер түгел. Әмма бу «куркыныч» һөнәр вәкилләре арасында пациентларда теш дәвалау – куркыныч һәм авырта, дигән стереотипны тамырдан үзгәртүче осталар очрый. Теш табибы Резида Муллакаеваны тулы ышаныч белән нәкъ шундыйлар рәтенә кертергә мөмкин.
Ул Яңавыл район үзәк дәваханәсенең стоматология поликлиникасына 1991 елда Уфа республика медицина училищесын тәмамлаганнан соң килә. Һәм үткән утыз ел диярлек вакыт эчендә Резида Зәки кызы беренче квалификацион категорияле тәҗрибәле белгеч кенә түгел (күкрәгендә «БРның сәламәтлек саклау отличнигы» дигән билге горур балкый), ә хезмәттәшләре арасында абруйлы остаз һәм нәни пациентларның яраткан докторына әверелә алган. «Яшьле күзләре белән куркып кына кабинетыгыз ишеген ачкан баланың аннан елмаеп һәм тагын килү теләге белән чыгуына ничек ирешәсез?» – дигән сорау бирдек аңа.
– Балаларны яратам, ә аларны алдап булмый, алар эчкерсезлек, игелеклелек, җылы мөнәсәбәтне тоя... Кечкенә пациентлар белән беренче чиратта психолог, аннан соң гына теш табибы булырга туры килә. Елмаю һәм ягымлы тавыш, кайчакта хәлне уенга үзгәртү аларда курку, авыртуны бетерергә, ышанычлы мөнәсәбәт булдырырга ярдәм итә. Бала табиблардан курыкмасын өчен, ата-аналарга сабыйларының теше авырта башлагач түгел, ә иртәрәк, кисәтү, таныштыру өчен алып килергә киңәш итәр идем. Мисалга, беренче сөт тешләре чыккач та, сабыйны авыртусыз герметизацияләү процедурасына (киләчәктә кариес барлыкка килү куркынычын киметергә мөмкинлек бирүче тешләрнең табигый ярыкларын сыек гель белән тутыру –авт.) алып килергә мөмкин. Теш табибына тәүге килү зур роль уйный һәм ул бала хәтерендә якты вакыйга булып сакланырга тиеш...
Резида Муллакаева белән сөйләшкәч һәм аның балалар белән эшен күзәткәч, нигә кайбер сабыйларның аны елмаю бүләк итүче теш тылсымчысы итеп күз алдына китерүенә ачыктан-ачык инандым.
Читайте нас: