ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 март 2019, 09:25

«Булганың өчен рәхмәт»

Бөтен балалар да көтелгән һәм сөекле

Соңгы арада Светлана Тимергалиевага биргән иң популяр сорау: «Өч бала белән ничек өлгерәсең?». Ә җавап итеп ханым елмая гына. Ире Эргард Катипҗан улы белән икесе дә күп балалы гаиләдә үскән. Ишле гаилә турында хыял биредән, күрәсең.
Кызлары Элина озак көтелгән сабый. Ул сигезенче сыйныфта укый. Уллары Эмиль – алтынчыда. «Балалар үсә төшкәч, Ходай малай бирде. Көч тә, вакыт та, сөю дә җитәчәген белдек, тойдык. Артемийга бер яшь һәм сигез ай», – дип сөйли Светлана Тимергалиева. Ул – 15 санлы «Дельфин» балалар бакчасында физик культура буенча инструктор. Эшен бик ярата. Коллектив һәм җитәкче белән уңай туры килде, дип исәпли.
Әнисе эштә чакта Артемийны дәү әниләре карый, апасы белән абыйсы да аны бик ярата.
«Балаларны үзебезнең үрнәктә тәрбиялибез. Ирем нефтьчеләрдә эшли, ул бик ышанычлы, эш сөючән. Бөтен нәрсәдә тәртип ярата. Балалардан шуны ук таләп итә», – ди ханым.
– Ә сез нинди әни? – дип сорыйм Светланадан.
– Бу көннәрдә бу хакта улымнан сорадым, – дип елмая ул җавап итеп. – Эмиль мине катгый, дип уйлый. Ул вакытта ни өчен яратасың соң, дип кызыксындым.
– Һәм ни өчен?
– Булганым өчен.
Светлана Гыйлемҗан кызы үзен гадел әни, дип исәпли. Балаларының сәламәт, ныклы, бәхетле үсүен тели ата-ана. Спорт белән шөгыльләнүне хуплыйлар. Сүз уңае, ул кыш чаңгыда йөрергә ярата, җәй йөгерә.
Тимергалиевлар фатирда яши, киләчәктә йорт салырга тели. Участоклары бар инде – торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ гаиләгә буларак бүлгәннәр.
– Ирем бөтенесен үзе төзергә тели, – ди ул. – Ә без балалар белән ярдәм итәчәкбез.
Читайте нас: