Киләсе елның августында искиткеч вакыйга – Яңавыл районы барлыкка килүнең 90 еллыгын билгеләячәкбез. Гасырлык юбилейдан безне уннан чак кына артык ел аерып тора. Бу артка борылып карау, башкарылганны бәяләү, нәтиҗәләрне исәпкә алу, киләчәккә планнар төзү өчен җитди сәбәп. Бүгенге мәкалә белән районның 90 еллыгына багышланган басмалар циклын ачабыз һәм гәзит укучыларны районның үткән юлы, бүгенгесе турында сөйләшүгә чакырабыз. Искә алыр, уртаклашыр һәм хыялланыр
Тимер юл станциясе барлыкка килү Яңавылның хәзерге урынында үсүенә булышлык иткән, аның янәшәсендә производство гына түгел, ә социаль объектлар һәм торак та төзелә башлаган. «Октябрь юлы» район гәзитенең Бөек Ватан сугышы елларында аны ялгызы диярлек чыгарган элекке мөхәррир урынбасары Василий Рябов мәкаләсенә тап булгач, шушы тикшерелгән темага тагын бер тапкыр тотынырга карар иттем. Аның белән күрешү бәхетенә ирешүемне билгеләргә кирәк: Василий Терентьевич журналист тормышымның беренче елларында редакциягә партия взносы китерә иде. Кызыклы әңгәмәдәшче, битараф түгел һәм ярдәмчел шәхес.
Бөек Октябрь революциясенең 50 еллыгы уңаеннан 1967 елда бастырылган мәкаләдә Казан тимер юлы төзелешенең 1912 елда ук башлануы билгеләнә. Тәүдә станцияне аэродромга каршы чокыр урынында, соңрак элеватор территориясендә төзергә планлаштырылган. Хәтта су башнясы өчен чокыр казылган. Ләкин планнар үзгәргән. Бөек Октябрь революциясе булгач, тимер юл Куеда станциясеннән бераз ерактарак салына. Арытабангы төзелешне Гражданнар сугышы өзә.
Су башнясы, вокзал, тактадан ясалган депо, тимер юлчылар өчен берничә казарма төзелү вакытыннан станциягә хәзерге Киров һәм Островский урамнары урынында урнашкан борынгы Яңавыл авылы исеме бирелә. Аның тирәли Яңавыл (элек аны Яңа дип йөрткәннәр) һәм Иванай авыллары басулары будырылган. Шүдик елгасы буенда зирек урманы үсә, Яңавыл елгасы ярлары шомырт һәм башка агачлар белән капланган була. Тельман һәм Циолковский урамнары кисешкән урында күл җәелеп ята, сунарчылар анда үрдәккә йөргән.
Ул вакытта «Красный Октябрь» исемен йөрткән эшчеләр бистәсен төзү 1923 елда башланган, дип әйтергә мөмкин. Аңа кадәр барлык сәүдә нокталары, икмәк амбарлары һәм базар мәйданы Киров урамы ахырында, станциягә якын урнаша. Биредә Байгуҗа кулланучылар җәмгыяте беренче булып ашлык сатып алу һәм товарлар белән сәүдә итүчелекне ача.
1924 елдан Яңавылның яшәеш үзәге көньяк өлешкә күчә. Байгуҗа кулланучылар җәмгыяте Октябрь урамында кибет һәм контора төзелеше башлый. Аның исеме «Уран» Яңавыл кулланучылар җәмгыятенә үзгәртелә. Сүз хәзерге 4 санлы мәктәп урынында Ленин һәм Октябрь урамнары кисешкән җирдә райпоның агач бинасы турында бара, күрәсең.
Г. Аксенов җәмгыяте рәисе итеп билгеләнә. Янәшәдә Яңа Уртавыл кулланучылар җәмгыятенең кибете калкып чыга. Шул ук елда Бөре кулланучылар җәмгыяте төзелеше башлана, «Китап һәм балалар товарлары» кибете, кулланучылар җәмгыяте склады һәм контора барлыкка килә. Сарапул авыл сәнәгать сәүдәсе һәм Ушья кулланучылар җәмгыяте шулай ук биналарын төзи. Хәзерге базар урынында базар мәйданы булдырыла. Винокуровлар, Аксеновлар, Новиковлар, Потеряевлар торак йорт төзи.
1925 елда Яңавылга олыс идарәсе күчеп, Байгуҗа кулланучылар җәмгыятенең өске катында урнашкан. Нигъмәтҗан Латыйпов башкарма комитет рәисе булган, Басмбетов – секретарь. Яңавылның хәзерге үзәге тиз төзелә башлый. Почта, икмәк продуктлары пункты, кошчылык комбинаты, май заводы һәм учреждениеләр ачыла. Ленин урамы буенча район дәваханәсенең ике катлы агач бинасы 1931 елда салына башлый. Табиб булып Зинаида Хитрова эшләгән. Бу вакытка өч артель: «Ударник», «Кызыл Октябрь», «Ярыш» була. Механикалаштырылган беренче предприятиеләр шулай ук утызынчы елларда барлыкка килә. Аларның берсе – соңрак уттан зыян күргән элеватор бинасы. Яңавыл МТСы 1930 елда барлыкка килә. 1933 елда Казанның тимер юл акчасына кирпеч заводы төзелә. Сугышка кадәр сәнәгать комбинаты оештырыла. Ә 1942 елда – азык-төлекнеке. 1934 елда Владимир Ильич Ленинга шәһәр паркында һәйкәл куела. Белүебезчә, Яңавыл эшчеләр бистәсе буларак Яңавыл, Иванай авыллары һәм Кызыл Октябрь бистәсе кушылу нәтиҗәсендә 1938 елда барлыкка килә. Бу статусны ул, республикага буйсынган шәһәргә әверелгәнче, 1991 елга кадәр йөртте.
Районга килгәндә исә, ул 1930 елның августында дүрт олыс: Яңа Уртавыл, Кызылъяр, Яңа Кыргый һәм Байгуҗа кушылу юлы белән барлыкка килә. Район составына шулай ук Чаравыл олысыннан Ижбулды, Орловка, Чаравыл авыллары, Калтасы һәм Тәтешле районнарының кайбер авыллары керә, соңгысы 1939 елда гына булдырыла.
Потеряевлар тарихи күңелсезлекләрдә
Югарыда искә алынган фамилияләрнең берсенең вәкиле – район үзәк дәваханәсенең табиб-кардиологы Анатолий Борисович Потеряев белән очраштым. Станция тирәли йортлар төзелә башлагач, аның ата-бабасының өе шәһәрнең бүгенге көньяк өлешендә иң беренчеләрдән берсе була. Анатолий Борисович раславынча, дәү әтисе Евстафий Осипович һәм аның туганы Федор Осиповичның ике фатирлы агач йорты хәзер биш катлы йортлар торган Октябрь урамының нәкъ башында урнашкан. Ихатадагы гасырлык ике нарат агачы яшәүчеләргә Потеряевлардан истәлеккә калган (бик борынгы агачларны саклаганнары өчен төзүчеләргә рәхмәт). Потеряевлар безнең якларга революциягә кадәр үк Пермь губернасыннан («Ревизские сказки» мәгълүматлары буенча, 1700 елларда шундый фамилияле кешеләр Кунгур шәһәре һәм аның тирә-ягында күп булган) күчеп килгән, ахры, һәм, әлбәттә, Яңавыл авылына түгел – чөнки аның җәлеп итәрлек нәрсәсе булмаган. Башка сәүдәгәрләр кебек үк (Смагин бай, Илья бай, Баянич бай), зур базарда ярминкә үткәрелгән, Сарапул, Камбарка, Борай, Аскын һ.б. сәүдәгәрләр килгән Айбүләктә урнашканнар. Н.-Березовка авылында елга порты якынлыгы да зур роль уйнаган, мөгаен. Потеряевларның тегермәне, пекарнясы булган. Екатеринбург шәһәрендә яшәүче Фаина Евстафьевна сүзләре буенча, Осип Потеряев бизнесны оештыручы, ә уллары эшен дәвам итүче. Алар ике катлы йортта яшәгән, сөренте җирләре, тырмасы, ат, сыерлары булган. Осипның язмышы аянычлы: Сарапулга сәфәренең берсеннән кайтмаган, анда ул сатуга икмәк илткән. Хәбәрсез югалган. Осипның биш улы булган, ә аларның – шулкадәр үк икетуганнары. Октябрь революциясе һәм Гражданнар сугышы алар тормышына чын шау-шу кертә. Кемдер Совет властен кабул итә, большевизм идеяләре кемгәдер саташу кебек тоела. Туганнар тоташ Русия буенча гына таралышмый. Тәүдә аларның байтагы Төмәнгә барып эләгә, Евстафий һәм Федор кайта, калганнары Новосибирск, кайберләре Кытай һәм аннан Австралиягә китә. Евстафийның хатыны Александра Андреевнаның (элек Мощевикина) туганнарын да шундый ук өлеш көтә. Ул тумышы белән Камбаркадан, бай һәм белемле гаиләдән була. Ир туганнары юнкер, дәүләткә хезмәт иткән. Төмән мединституты студенты чагында Анатолий Борисович дәү әнисенең Новосибирскидагы туганнарын эзләп таба. Икетуган апасы 88 яшендә әдәбият белгече булып эшли, әнисенә 107 яшь була. Александра Андреевна 96 яшькә кадәр яши. Шура әбине байтак айбүләклеләр хәтерли, аның сәләте турында легендалар йөргән. Ул пешергән икмәк бөтенләй искермәгән, хәтта бер атнадан ул шундый ук хуш исле һәм яңа гына пешкән кебек булып кала.
Потеряевлар колхозлар барлыкка килгәнче үк милкен артельгә бирә, шуңа күрә Совет власте аларны эзәрлекләми. Евстафий Осипович чиркәү-приход мәктәбенең дүрт сыйныфын тәмамлаган була, ул вакыт буенча ярыйсы гына җитди белем. Аны янә булдырылган «Заготзерно»га чакыралар, цех башлыгы, соңрак – баш бухгалтер була. Физик гариплегенә карамастан (аяксыз), тоташ гомере буе предприятиедә эшли. Потеряевлар гаиләсе архивында 1924 елда икмәк тапшыру турында белешмәләр бар. Документлар Евстафий Осиповичның матур тигез почеркы белән язылган. Ул 1977 елда сиксән яшендә вафат булган. Туганы Федор Ватанны фашистлардан якларга киткән һәм яу кырында ятып калган.
Евстафий Осиповичның уллары да сугышкан: өлкәне Анатолий разведкада хезмәт иткән – хәбәрсез югалган, Сергей Җиңүне каршылаган һәм Мәскәүдә нигезләнгән. Борис тимер юлда хезмәт иткән, броне булган. Эштә ике вагон арасына кысылган һәм кулын өздергән. Арытаба ул инде нарядчик булган. Хатыны Людмила Павловна (тумышы белән Украинадан) Бөре пединститутыннан соң районга кайткан, Күчтә, Сусады-Ябалак һәм Эткенә авыллары балаларына рус әдәбияты, немец теле һәм рәсем сәнгате дәресләре укыткан. Кызганычка каршы, ул яшь чагында ук җитди авырган. Алар Сен-Катаяма урамында (хәзер – Җиңү) Александра Андреевнадан ерак түгел яшәгән, уллары Анатолий анда еш булган, хәзер инде ул Яңавылда Потеряевлар нәселенең бердәнбер вәкиле. Анатолий Борисовичның гаиләсе халык сәламәтлеге сагында тора: хатыны Тамара Михайловна менә инде кырык дүртенче ел «Госаптека»да эшли, кызлары Юлия һәм Ольга – табиб.
Туган як, тоташ илнең тарихы үз гомере белән аны язган кешеләрнең тормыш юлыннан тора. Потеряевлар – зур тарихи юлда бер нечкә җеп кенә. Яңавыл районы чыганакларында торган гаиләләр меңләгән. Аларның һәрберсе гомум тарихка үз битен керткән.
Дәүләт эшлеклесе һәм язучы Бенджамин Дизраэлинең сүзе бар: «Тарихны укымагыз, тормыш юлларын укыгыз, чөнки ул теориясез тормыш».