ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 март 2019, 15:30

Пешекче һәм тракторчы

Майдә Хәйдәрова һәрвакыт намуслы эшләгән

– Бик иртә әнисез калдык... Мин өч баланың өлкәне буларак, инде ун яшьтә икмәк пешерергә өйрәндем... Авыр булды, – дип искә ала балачак елларын Югары Барабановка авылында яшәүче Майдә Хәйдәр кызы, – күрмәгән калмады...
Хәер, аның буыны яшьлек елларында да күпне кичергән. 1941 елда, 18 яшендә, Майдә трактор руле артына утыра. Кышын да, җәен дә анда ун ел дәвамында эшли. Салкында техниканы ремонтлавы, кулы туңуы, аларны соляркада юуын искә алганда тавышы калтырый...
Сугыш тәмамланып, ире Сабир Мөхәммәтшин кайткач, бераз җиңеләя төшә. Ләкин, әлбәттә, эшсез утырмый. Майдә Хәйдәр кызы пешекчегә күчә. Ризыкны әллә ни сайлап алу мөмкинлеге юк, сугыштан соң илне хәрабәләрдән күтәрүчеләрне туендыру күпкә мөһимрәк була.
Мактаулы ханым хәзер авылның иң өлкән кешесе. Ләкин 96 яшендә дә Майдә Хәйдәр кызы саф һавада йөри, чараларга бара, халәтне даими алыштыру да төрлелек кертә – җәй Югары Барабановкага кайта, ә кыш Яңавылга, дәүләт биргән фатирына күчә, әйткәндәй, тыл хезмәтчәне моның өчен бик рәхмәтле.
Читайте нас: