ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 март 2019, 10:56

Кизү тору, йөзү чаралары, сыйфатка контроль...

Яңавылның зур суга әзерләнүе турында

Яңавыл зур суга әзерме? Бу хакта шәһәр биләмәсе башлыгы Фирдәвес Миндияровтан сөйләвен үтендек:
– Шәһәр биләмәсе хакимияте тарафыннан “Язгы ташкын-2019 чорында шәһәр биләмәсе территориясендә ташкынга каршы чаралар оештыру турында” карар проекты әзерләнде, анда язгы ташкынны хәвефсез үткәрүне тәэмин итү буенча кичектергесез чараларның тоташ комплексы чагыла.
Узган еллар тәҗрибәсен исәпкә алып, язгы суны хәвефсез үткәрүне тәэмин итүче оештыру һәм техник чаралар кабул ителде. Әзерләнгән чаралар планына ярашлы су объектларында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, язгы ташкын, суны үткәрү турында халыкка мәгълүмат җиткерү буенча эш үткәрелә. Су басу зонасына эләгү очрагында гамәлләр буенча белешмәлекләр төзелде. Шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре хезмәткәрләре исәбеннән ташкынга каршы эшләр үткәрү, объектларга зыян килүдән саклау өчен авария бригадалары булдырылды.
Язгы ташкын чорында гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү куркынычын киметү өчен, расланган графикка ярашлы, гидротехник корылмалар, шулай ук тимер юл, автомашина юллары, күпер һәм торбаүткәргечләрне су басу ихтималы булган участоклар тикшереләчәк.
Узган атнада район хакимиятенең Яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге белән берлектә безнең тарафтан хәлгә ачыклык кертү максатында Бүә елгасына кою урынына кадәр Яңавыл елгасы үзәне буена чыгу оештырылды. Уртак бәя – боз тыгылырга тиеш түгел.
Су басуга юл куймас өчен «ЯнаулБлагоустройство» ширкәте тарафыннан су гидротехник корылмадан вакытында Яңавыл елгасы үзәненә төшереләчәк.
Су саклау зоналары һәм эчәргә яраклы су тәэминаты чыганакларын санитар саклау зоналары торышына контроль көчәйтелде.
Юл предприятиеләре җитәкче-ләренә су басу ихтималлыгын вакытында бетерү өчен матди ресурслар резервын (ком, вак таш, тимер-бетон плитәләр, нигез блоклары, такта материаллары, ком тутырылган капчыклар) әзерләү киңәш ителде.
Су басу ихтималлыгы булган зоналардан халыкны эвакуацияләү өчен өч берәмлек йөзү чаралары әзерләнде, вакытлыча урнаштыру пунктлары билгеләнде, бу Р. Гәрәев исемендәге мәктәп (20 урын) һәм лицей (36 урын).
Шулай ук су басу ихтималлыгы зонасында урнашкан элемтә һәм электр тапшыру линияләренең сакланганлыгын тәэмин итү буенча чаралар, аларны вакытында ныгыту, ташкын чорында даими күзәтү үткәрелә.
Урам, торбаүткәргеч, күпер буйларындагы су агу канаулары, шулай ук бина түбәләрен кардан чистарту буенча халык, оешма, учреждениеләр җитәкчеләре белән эш үткәрелә.
Читайте нас: