ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 март 2019, 10:25

Хәвефсезлек һәм уңайлылык сагында

Якшәмбе көнне Көнкүреш хезмәтләндерүе һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе хезмәткәрләре көне

Түбәне кардан яки тротуарлар, күп фатирлы йорт подъезлары янындагы урыннарны боздан чистартуга ТКХИга заявканы безнең санлы гасырда онлайн бирергә мөмкин икән. Йорт түбәсеннән асылынып торган боз сөңгеләре яки кар өеме яисә язгы карда «баткан» автомашинаны фотога төшерәсең, арытаба аларны адресы белән «ВКонтакте» социаль челтәрендә ТКХИ битендә, янәсе, килегез, ачыклык кертегез дип урнаштырасың. Үткән атнада шундый мөрәҗәгатьләрне ике дистәдән артык исәпләдек. Аларның һәрберсе астында оешма белгечләре башкарылган эшләрдән соң фото-нәтиҗәләр урнаштырган. Әйткәндәй, коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренә тиз эш итүләре өчен рәхмәтләр дә байтак.
Һөнәри бәйрәм алдыннан гомум төзелеш эшләре бригадасы мастеры Фәдис Фәррахов белән очраштык, 21 кеше аның карамагында хезмәт итә. Автогидрокүтәрткеч шоферы Алексей Тимершин, югарыда эшләүчеләр Павел Шәмшурин һәм Рөстәм Фатыйхов составында Ф. Фәррахов бригадасы звеноларының берсе (рәсемдә) күп фатирлы йорт түбәсен нәкъ боз сөңгеләреннән чистарту белән шөгыльләнә иде.
– Дөресен әйткәндә, хезмәтебез еш кына күренми. Әгәр күп фатирлы йорт подъездында кинәт кенә ишек кыйшайса, тәрәзә ватылса, эскәмияләр сындырылса, халык шундук безнең эшләмәү турында сүз башлый, – ди Фәдис Рәфис улы. – Ә сирәк искә алсалар, бу хезмәтнең сыйфат күрсәткече. Шундый үзенчәлекле эш инде.
Читайте нас: