ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 март 2019, 11:12

Юбилейара чорда

Диларә Гыймальдинова өчен быелгы ел ике «шәхси» түгәрәк дата белән сөенечле

Быел «ЯнаулВодоканал» ширкәтенең инженер-технологы Диларә Гыймальдинованың юбилейара чоры. Күптән түгел генә гаилә һәм якын дуслары даирәсендә юбилеен билгеләгән. Ә инде көз аның өчен үзгә әверелергә насыйп предприятиенең бусагасын атлап керүенә утыз ел тула. Яшь Диларә хезмәт биографиясен чистарту корылмаларында оператор булып башлаган.
– Предприятиегә тугрымын, эшемне, тату һәм бердәм коллективны яратам, – ди Диларә Рәкыйп кызы.
Мәкалә героеның эше күп, өстәвенә, кәгазь-офисныкы гына түгел. Биологик чистарту корылмалары участогында (кем белми, ул Үрнәк микрорайоны артында урнашкан) бу эш һәр егерме бер белгечкә дә җитә – территория зур, ә су монда берничә этап уза. Пычрак су керүдән башлап чистартуның соңгы стадиясенә кадәр Д. Гыймалдинова контроле астында.
– Ирем (Фирдус Фәрит улы Себердә эшли – авт.) белән кызларыбызны өйрәткән иң мөһиме? – дип сорый әңгәмәдәшчем. Һәм тоткарлыксыз җавап бирә: – Тәртипле, намуслы, һәр хәлдә кеше булып калырга.
Өлкән кызлары Нелли мәгариф системасында эшли – лицейда рус теле укытучысы, шушы уку йортының Эткенә авылындагы филиалы мөдире.
Кече кызлары Рузанна вузны тәмамлый. Ул «ТИСБИ» Казан идарә итү университетында юрист белгечлегенә укый, әнисе сүзләре буенча, биредә өлгергәнлек буенча өченче урын били. Игътибарлы гәзит укучы сизүенчә, котылгысыз ахырына якынлашкан мәкаләбезнең герое канәгатьлек белән гаиләсе турында сөйли, ә менә үзе хакында теләмичә генә бәян итә (үзем турында сөйләргә бик яратмыйм, ди). Аңардан «тартып» ала алган бердәнбер диярлек мәгълүмат – чәчәкләргә карата сөю. Бакчада гына аларның утыз (!) төре үсә.
– Барлык хезмәттәшләрне бәйрәм белән котлыйсы, сәламәтлек, уңышлар һәм әлбәттә инде иртәгәсе көнгә ышаныч телисе килә, – ди Диларә Гыймальдинова.
Читайте нас: