ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 март 2019, 15:28

«...Сезгә хәбәр иткеч куябыз»

Яңавылда гаиләләрне АДПИ белән тәэмин итәләр

Яңавыл районында гражданнарның төрле категориясе торакларын янгын турында хәбәр иткечләр (АДПИ) белән җиһазландыру буенча эш дәвам итә. Ут бәласын барлыкка китерүне киметү проблемасын хәл итүгә район хакимияте каршындагы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия дә кушылган.
Атна башыннан комиссия белгечләре электрчылар белән бергә йортлар буенча йөреп чыккан, янгын турында хәбәр иткечләр урнаштырган, өлкәннәр һәм балаларга тиңдәшле инструктаж үткәргән. Бүгенгә социаль-куркыныч хәлдәге барлык гаиләләр янгын турында хәбәр иткечләр белән тәэмин ителде, дип белдерделәр безгә.
Хәбәр иткечләрне ничек алу турында мәгълүматны дәүләт комитеты сайтында «Обращения граждан» бүлекчәсендә, «Безопасная среда» порталында, шулай ук gkchs.bashkortostan.ru/hotline/ сайтында табарга мөмкин.
Читайте нас: