ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 март 2019, 09:16

Яңа гына мичтән чыккан...

Айбүләк пекарнясы киңәюгә басым ясый

«Кече Ватаным өчен файдалы булу теләге үземне кече бизнеста сынап карарга этәрде, – дип сөйли Айбүләктән яшь эшкуар Рамил Әмиров. – Армиядән соң вуз тәмамладым, арытаба Себергә киттем. Бизнес ачу хыялын тормышка ашыруда энем Шамил финанс яктан ярдәмләште, җиһаз алырга булышты».
Базарга анализ ясап һәм күпләрнең төрле мич ашы пешерүче пекарняларга өстенлек бирүен билгеләп, яшь кеше бу юнәлештә эшләп карарга уйлый. Яңа гына мичтән чыккан эссе икмәк сатып алу гадәте айбүләклеләр көнкүрешенә ныклап керүенә менә инде тугыз ай. Мини-пекарня продукциясе якында урнашкан барлык авыллар, калтасылылар һәм хәтта нефтекамалыларның күңеленә хуш килгән. Яңавылда да үз нокталары бар – чүпрәсез икмәк, шәңгә, бәлеш һ.б. сорап алына. Кергән акча әлегә бина, җиһаз өчен арендага түләү, чыгымнар һәм персоналның хезмәт хакына китә.
Рамил Данил улының икмәк пешерүче ун кешесе бар, ике сменада эшлиләр. Пекарняда айбүләклеләр генә эшләми, бирегә белгечләр Гөтбер һәм Прогресстан килә, барысының да гомум туклану өлкәсендә зур тәҗрибәсе бар.
– Сатып алучылар ихтыяҗына яраклашабыз, – ди пекарня хуҗасы. – Юбилей, гаилә тантаналарына пирогларга заказ ясыйлар. Планнарда – арытаба киңәю.
Читайте нас: