ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 апрель 2019, 09:16

Һәр яңавыллы катнашлыгында

Район башкортлары корылтае узды

Узган атнада сәнгать мәктәбендә район башкортлары корылтае үтте. Аның эшендә район Советы рәисе Илдар Маликов, район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гәүһәр Миндиярова, башкортларның Бөтендөнья корылтае Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе урынбасары Азамат Сирбаев, башкортларның Бөтендөнья корылтае Башкарма комитеты әгъзасы Фәнзил Саньяров, делагатлар катнашты. Район корылтаена барлыгы 186 делегат сайланган иде, 172се килде. Район башкортлары корылтаеның башкарма комитеты эшчәнлеге, 2019-2050 елларга башкорт халкының үсеш стратегиясен әзерләүгә тәкъдимнәр кертүгә кагылышлы сораулар тикшерүгә чыгарылды, шулай ук V Бөтендөнья башкортлары корылтае (конгрессы) делагатларын сайлау булды.
Фойеда китап һәм Яңавыл осталары эшләре күргәзмәләре оештырылган иде.
Корылтай башкорт халкының «Урал» милли гимны тавышына ачылды.
«Биредә тамырлар үрелеп үскән...»
Район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гәүһәр Миндиярова, съезд делегатлары һәм кунакларын сәламләп, төп максатны белдерде – районда яшәүче башка халыклар белән бердәмлектә башкортларның рухи мирас, мәдәният, әхлакый көчен саклау һәм үстерү.
«Яңавыл җире милли составы буенча кабатланмас. Төрек, славян һәм фин-угыр этносларының борынгы тамырлары биредә үрелеп үскән. Шуңа күрә тикшерелгән мәдәни, тел, социаль-икътисади, демографик һәм башка проблемалар башкортларга гына түгел, ә безнең якларда яшәүче башка милләт кешеләренә дә кагылырга тиеш, – дип ассызыклады ул. – Бу проблемалар комплекслы, һәр яңавыллы катнашлыгында гына хәл ителә ала».
Халыкларны милли һәм рухи тергезү, тел, фольклор, милли сәнгатьне саклау, халык йолалары һәм бәйрәмнәрен, спортның милли төр һәм халык уеннарын тергезү өчен шартлар тудыруны Гәүһәр Ясәви кызы район хакимиятенең социаль сәясәтенең мөһим юнәлешләре дип билгеләде. Бу изге эшкә корылтайның зур өлеш кертәчәге, Башкортстан, Яңавыл районы халыклары дуслыгы һәм чәчәк атуын ныгытуда мөһим факторга әвереләчәгенә ышаныч белдерде.
Корылтай кунаклары
Башкортларның Бөтендөнья корылтае Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе урынбасары Азамат Сирбаев һәм башкортларның Бөтендөнья корылтае Башкарма комитеты әгъзасы Фәнзил Саньяров башкортларның Бөтендөнья корылтае эшчәнлеге, тормышка ашырылучы программа һәм планнар турында сөйләде, муниципалитет тормышы, район корылтае эшендә актив катнашуы, уртак проблемаларга карата битараф калмавы өчен районның барлык халкына рәхмәт белдерде.
Азамат Зиннур улы яңавыллыларны башкорт халкының үсеш стратегиясен булдыруда катнашуга чакырды. Документның проекты күләмле съезд – 28-29 июньдә Уфада Башкортстан Республикасы барлыкка килүнең 100 еллыгы уңаеннан үтәчәк V Бөтендөнья башкортлары корылтаена әзерләнә.
Аның сүзләре буенча, башка халыклар да үсеш стратегиясен төзи. «Стратегияне экспертлар гына түгел, ә гади кешеләрне дә җәлеп итеп, документларны коллектив эшләүнең заманча уңайлы технологияләрен кулланып төзергә кирәк дип карар иттек», – дип билгеләде Азамат Сирбаев.
Документны төзүчеләргә бу стратегиягә салына алган әһәмиятле элемент, төп максатлар, шулай ук аларны тормышка ашыру механизмын билгеләү кирәк. Документның каралама варианты – майда, финал проекты корылтайда кабул ителәчәк, арытаба ул байтак дәүләт программаларын әзерләү өчен нигезгә әвереләчәк.
Тәкъдимнәрегезне корылтайның электрон адресына ([email protected]), 8 (347) 250-49-31 телефоны яисә корылтайның социаль челтәрләрдә рәсми битләре аша җибәрә аласыз.
Сүз – җитәкчеләргә
Җәмәгатьчелек оешмасының эшчәнлеге турында доклад белән урындагы корылтайның башкарма комитеты рәисе Рафаил Яхин чыгыш ясады. Ул отчет чорында үткәрелгән төрле юнәлештәге чаралар турында җентекле сөйләде, беренче чиратта районның башкорт халкына кагылышлы социаль-икътисади пландагы проблемаларга кагылды. Рафаил Заян улы туган телләр, Русия Федерациясе һәм район территориясендә яшәүче халык телләрен саклау һәм ярдәмгә мохтаҗ, дип ассызыклады. «Без башкорт теле тирәли барлыкка килгән хәл өчен җаваплы. Телгә, бүген аның тормышына ярдәм буенча хәлне начарайтырга хакыбыз юк», – диде ул чыгышында.
Туган һәм дәүләт телләрен саклау, үстерү буенча эш, аның сүзләре буенча, 7 санлы «Кыңгырау чәчәк», 8 санлы «Канәфер чәчәк», 9 санлы «Миләшкәй», 10 санлы «Чебурашка», 15 санлы «Дельфин», 16 санлы «Чишмәкәй» балалар бакчаларында яхшы куелган. Доклад сөйләүче район башкортлары корылтае башкарма комитеты ярдәмендә үткәрелгән башка зур чаралар белән беррәттән Яңавылда май аенда үткән «Шәһәр башкортлары: миллилекне саклау проблемалары» X Төбәкара фәнни-гамәли конференциясен дә атады. Конференциядә, билгеле булуынча, Башкортстан шәһәрләренең социаль-икътисади үсеш сораулары, башкортларны урбанизацияләү, миллилек, туган тел һәм мәдәниятне саклау проблемалары һ.б. каралды.
Фикер алышуда районның башкорт хатын-кызлары җәмгыяте рәисе, «МКДЦ» МАУКның халыкны китапханә хезмәтләндерүе буенча директор урынбасары Гөлнара Вәлиева, мәгариф идарәсенең әйдәүче белгече, район башкортлары корылтае башкарма комитеты әгъзасы Гөлнара Миндиярова, Яшь техниклар станциясе директоры Булат Вәлиев, район үзәк дәваханәсенең баш табиб урынбасары Рәсим Хәсәнов, туган якны өйрәнүче Светлана Хәшимова чыгыш ясады. Алар үсеп килүче буынны тәрбияләү, башкорт телен саклау һәм үстерү, демография, алкоголизм, эшсезлек һ.б. турында сөйләде.
Милли белем, спорт һәм мәдәниятне тормышка ашыру, халыкта сәламәт тормыш рәвешенә омтылыш тудыру, гаилә институтын ныгыту буенча анык мәсьәләләр билгеләнгән резолюция проектын кабул итү район башкортлары корылтаеның эш йомгагы булды. Сүз уңае, резолюциядә мондый пункт та бар: башкорт яшьләренең территориаль бүлекчәләрен һәм районның гомум белем бирү учреждениеләрендә балалар (мәктәп) корылтайларын булдыру. Район башкортлары корылтае башкарма комитетының составы расланды. Аннан Айдар Исламов урынына Рәсим Хәсәнов сайланды. Район башкортлары корылтае башкарма комитеты эшен канәгатьләнерлек дип исәпләү карары кабул ителде.
V Корылтайны каршылап
Башкарма комитет утырышында V Бөтендөнья башкортлары корылтаена делегатлар сайланды. Сүз уңае, ул түбәндәге принцип буенча узды: дүрт мең кешедән бер вәкил, аларның өчтән бер өлеше яшьләр булырга тиеш.
Бөтендөнья башкортлары корылтаеның беренче көнендә делегатлар эшлекле программа белән мәшгуль булачак: пленар утырыштан соң аларны җиде юнәлеш буенча җыелыш көтә: милли белем, тарих һәм мәдәният, башкорт телен саклау һәм үстерү, демография, ата-ана булу һәм балачак проблемалары, вакытлы матбугат һәм мәгълүмат сәясәте, башкорт яшьләре, җир, эшкуарлык һәм туризм мәсьәләләре.
Съездның икенче көнендә делегатлар Ишембай районындагы Торатау тавына барачак, анда Зур Урал сабантуе үтәчәк. Анда барлык теләүчеләр катнаша ала. Зур сабантуй кысаларында шулай ук Корылтайның йомгаклау утырышы каралган.
Читайте нас: