ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 апрель 2019, 09:30

Санлы ТВ. Тулысынча күчүгә әзерлек дәвам итә

Аналог тапшыруны сүндерүгә вакыт аз кала

Агымдагы елда ил аналог тапшырудан санлыга күчә. Башкортстан сүндерүнең өченче дулкынына керә, ул 3 июньдә башлана. Халык өчен санлы телевидениенең мөһим өстенлеге – ул 20 федераль каналны югары сыйфатта бушлай карау мөмкинлеге.
Район торак пунктларының күбесе санлы тапшыру зонасында. Шушы каналны кабул итү өчен гражданнарга дециметрлы антенна һәм DVB-T2 стандартын тотучы телевизор кирәк. Әгәр ул әлеге стандартны тотмаса, санлы приставка сатып алырга. Төбәк каналларны, атап әйткәндә, «БСТ»ны 3 июньнән элеккечә аналог режимда карарга мөмкин. Бер үк вакытта аналог һәм санлы телевидениене кабул итү өчен ике тишекле приставка яки махсус антенна кирәк.
Яңавыл районында санлы тапшыруны тотмаган (РТРС мәгълүматлары буенча) 14 торак пункт кала, анда меңнән артык кеше яши, тагын 23ендә – тулысынча санлы сигналны тотмый. Санлы эфир телевизион тапшыруны тотмаган зонада яшәүче гражданнарга аны карау өчен спутник яки башка кабул итә торган җиһаз (мисалга, IP-телевидение) таләп ителә.
Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров йөкләмәсе буенча республиканың аз тәэмин ителгән гражданнарына дәүләт ярдәме моделе билгеләнгән. 2019 елның 30 гыйнваренда кабул ителгән Хөкүмәт карарына ярашлы, санлы телевидениене кабул итү өчен җиһаз сатып алу һәм урнаштыруда гражданнарның ике категориясенә ярдәм күрсәтеләчәк: пенсиягә федераль өстәмә алучы пенсионерларга һәм балага ай саен түләнә торган пособие алучы балалы аз тәэмин ителгән гаиләләргә.
Санлы тапшыру тотмаган зонада яшәүчеләргә телевизорга санлы приставка сатып алу өчен 1000 сумга кадәр акчалата компенсация каралган. Аңа документны күп функцияле үзәк офисына ягъни Республика халыкны социаль яклау үзәгенең Нефтекама шәһәре буенча филиалына тапшырырга. Каплатуга гаризалар 2019 елның 25 декабренә кадәр кабул ителәчәк, шул ук вакытта җиһаз 2019 елдан иртә сатып алынырга тиеш түгел.
Санлы тапшыру тотмаган зонада яшәүче гражданнарның югарыда әйтелгән категориясе өчен спутник «тарелка»сын республика бюджетыннан субсидия исәбенә «Спутниктелеком» АҖе алачак һәм урнаштырачак. Бу гражданнарга заявкаларны оештыруны һәм документлар җыюда урындагы үзидарә органнары ярдәм итәчәк. Заявкалар агымдагы елның 3 июненә кадәр кабул ителәчәк. Әлеге вакытта урындагы үзидарә органнарына спутник җиһазын урнаштыруга 63 гариза кергән. Алар БРның Матбугат һәм киңкүләм хәбәрдарлык чаралары агентлыгына тикшерүгә җибәрелгән.
Дәүләт ярдәмен алуга документ исемлегенә гаризадан тыш, паспорт күчермәсе, мохтаҗлык статусы һәм гаилә составы турында белешмә керә. Санлы приставка сатып алуга чыгымны каплату өчен түләү турында чек һәм приставканың техник паспорт күчермәсе, шулай ук акча күчерү өчен банк исәбе реквизитлары өстәмә тапшырыла. Гражданин компенсация алуга күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итсә, мохтаҗлык статусы һәм гаилә составы турында белешмәне гариза белән тапшыру зарури түгел.
Кабул итү җиһазы, аны көйләү һәм кабызу турында сорауларны республика халкы 8-800-220-20-02 кайнар линия телефоны аша (Русия буенча шылтырату бушлай, тәүлек әйләнәсенә, ял көннәрсез) бирә ала.
О. Исмәгыйлова, мәгълүмат-аналитика бүлегенең баш белгечее.
Читайте нас: