ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 апрель 2019, 09:28

Башкортстан – иң яхшылардан

Республиканың гасырлык юбилеена чаралар узды

23 мартта Уфада үткән Башкортстан Республикасы барлыкка килүенең 100 еллыгына тантаналы җыелыш белән юбилей эстафетасы муниципаль берәмлекләргә тапшырылды. 5 апрельдә безнең район республиканың гасырлык юбилеен билгеләде. Башкортстанның Дәүләт җыелышы-Корылтай рәисе урынбасары Рөстәм Ишмөхәммәтов, республика парламенты депутаты Рәмзил Низаметдинов һәм Балтач районы хакимияте башлыгы Илгиз Субушев мәдәни ял үзәгендә узган тантананың кунагы булды. Чарага районның аксакаллары – Бөек Ватан сугышы ветераннары, районның мактаулы гражданнары, танылган якташлар, шулай ук барлык өлкә хезмәткәрләре, җәмәгать оешмалары вәкилләре, яшьләр чакырылган иде.
Кунаклар бәйрәм халәтенә турыдан-туры бусагадан ук чумды. Мәдәни ял үзәге фойесында Яңавыл районының ничек яшәве һәм данлануы турында сөйләүче зур күргәзмә җәелдерелгән. Сәнәгать, төзелеш, мәдәният, мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсенең аякка басуын чагылдыручы чагу мәгълүмат баннерлары аша Башкорт автономиясен булдыру тарихын күзәтергә мөмкин иде. Азык сәнәгате предприятиеләре, шәхси эшкуарлар күргәзмә тәкъдим итте. Кунакларның игътибарын, әлбәттә инде, Пионерлар һәм укучылар йорты, яшь техниклар станциясендә тәрбияләнүчеләрнең иҗади эшләре, районның танылган һәм башлаучы рәссамнарының картиналары җәлеп итте.
Тантана юбилейлы фильм күрсәтүдән башланды. Сәламләү сүзе белән республиканың Дәүләт җыелышы рәисе урынбасары Рөстәм Ишмөхәммәтов, район хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов мөрәҗәгать итте. «Районыбыз тарихы Башкортстан тарихы белән өзелмәс бәйле, – дип билгеләде Илшат Әгъзам улы чыгышында. – Яңавыллылар яшь Совет Автономиясенең тергезелүнең, гражданнар сугышын, күмәкләшүнең мөһим этапларын кичерде. Бөек Ватан сугышы елларында 11 меңгә якын якташыбыз фронтта батырларча сугышкан, тылда фидакарь хезмәт иткән».
«Безнең район Ватанга өч Советлар Союзы Герое биргән. Яңавылда хәрби госпиталь урнаштырылган, очучыларны фронтка әзерләүче уку-күнекмә отряды гамәлдә булган. Сугыштан соңгы елларда тоташ ил белән хуҗалыкны тергезгәннәр. Байтак сәнәгать һәм социаль объектлар төзелгән, алар әле дә халыкка хезмәт итә. Бүген Яңавыл районы – республиканың иң уңышлы муниципалитетларыннан берсе. Һәм горурланыр урын бар», – диде Илшат Вәзигатов.
Арытаба Башкортстанның тергезелү һәм үсешенә әһәмиятле өлеш керткән Яңавыл районыннан чыгучыларга «Башкортстан Республикасы төзелүгә 100 ел» юбилейлы медальләрен тапшыру узды. Алар Бөек Ватан сугышында катнашучы Катиф Гәрәев, Әмирҗан Нуруллин, Русиянең атказанган урманчысы Юрий Беспалов, сәламәтлек саклау отличнигы Виталий Васильев, районның мактаулы гражданнары Назир Зыязов, Фәрит Минһаҗев, Зәки Насыйров, БАССРның атказанган нефтьчесе Юрий Пензин, БРның атказанган мәдәният хезмәткәре Әхияр Халитов, Яңа Уртавыл авыл Советы авыл биләмәсе депутаты Ольга Хуҗина. Тагын җиде кеше Башкортстанның Дәүләт җыелышы-Корылтайның Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хаты белән билгеләнде һәм ун кеше – район хакимиятенең мактау грамотасы белән. Алар арасында авыл биләмәсе Советы депутатлары, старосталар, мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре һәм тимер юлчылар. «Башкортстан: тарих гасыры» бәйрәм концертында иң яхшы иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар катнашты. Нефтекама дәүләт филармониясе артистлары шулай ук чыгышларга чагу төсләр өстәде.
Читайте нас: