ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 апрель 2019, 10:14

Беренчесе үтте

Районда экологик өмәләр башланды

Яңавыл районында экологик өмәләр сезоны башланды. Беренчесе үткән шимбә узды. Район хакимияте сайты хәбәр итүенчә, 6 апрельдә беркетелгән һәм чиктәш территорияләрне йөз процент колачлау белән районның 158 хезмәт коллективы чыккан. Район хакимиятенең сәнәгать һәм төзелеш бүлегенең беренчел мәгълүматлары буенча, өмәдә барысы 3100дә артык яңавыллы катнашкан. 30 берәмлек техника эшләгән. Каты коммуналь калдыклар полигонына 210 кубометр чүп чыгарылган. Яңавыллылар чүп-чар, үткән елгы яфракларны җыйган, боз ваткан, кар тараткан һ.б.
«Эштән буш вакытта җәмгыять иминлегенә оештырылган бушлай хезмәткә» (өмәнең билгеләмәсе) үсеп килүче буынны кертеп, халыкның барлык катламы чыккан. Исегезгә төшерәбез, тиңдәшле чаралар Яңавыл районында 13, 27 апрельдә, шулай ук 18 майда үтәчәк. Моннан тыш, атна саен чәршәмбе көнне чиктәш территорияләрне җыештыру буенча санитар сәгать оештырыла.
Тоташ Башкортстан Республикасы буенча 6 апрельдә өмәгә 15960 оешма, 320 мең кеше, 3056 берәмлек техника чыккан, полигоннарга 110261 м3 чүп-чар чыгарылган.
Читайте нас: