ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 апрель 2019, 10:28

Синең исемеңдә нәрсә яшеренә?

Урындагы бүлектә архивны санлаштыру бара

Бу көннәрдә ЗАГСның урындагы бүлегендә гражданлык торышы актларын дәүләт теркәү һәм юридик әһәмиятле гамәлләр кылу буенча планга ярашлы төп эштән башка читтән сизелми торган, ләкин күләмле эш – тарихи документларны санлаштыру бара. Аның нинди максатта башлануы турында Яңавыл районы һәм шәһәренең ЗАГС бүлеге башлыгы Линиза Галиева сөйли:
– Үткән елның августыннан барлык ЗАГС бүлекләрендә гражданлык торышы актларын кәгазьдән электрон төргә күчерелә. Безгә бурыч куелды – тарихи фондны максималь уңайлыга әйләндерү. Бүлектә тоташ гасыр диярлек дәвамында зур мәгълүмат тупланганы аңлашыла ки, биредә документлар 1935 елдан саклана. Ул китаплар яхшы хәлдә, латин хәрефләре белән татар телендә тутырылган вакыт үтү белән саргайган һәм начар укылучы язмалар бар. Ләкин санлаштыруның максаты тарихи документларны тергезүдә генә түгел, язуны Бердәм дәүләт реестрына кертеп, аларны онлайн карый алуны тәэмин итәбез. Ахыр чиктә, бу Русия территориясендә булу урынына бәйсез рәвештә ЗАГСка теләсә кайсы мөрәҗәгать итүчегә бик уңайлы булачак. Актларның электрон реестрын кертү белән, таныклык яки белешмә алу өчен элекке кебек башка районнардан бүлекләргә хат җибәрү таләп ителмәячәк.
Тиешле язулар саны Яңавыл районы буенча 220 меңнән артык. Билгеләнгән вакытка өлгерү өчен БРның юстиция эшләре буенча Дәүләт комитеты тарафыннан график расланды, аннан агымдагы елда безгә 120 меңгә якын документны рәсмиләштерергә кирәклеге аңлашыла. Шуңа күрә ЗАГС органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеге күрсәткечләре исәбенә, шулай ук элек мәгълүмат санлы форматка күчерелмәгән электрон документ формасында язулар саны кертелде. Язмалар тәүдә «Ретроконверсия» программа модулендә җыела, арытаба аны җентекле тикшергәннән соң ул «Находка-ЗАГС» эш программасы базасына тапшырыла, аннары мәгълүмат вакыт үтү белән ЗАГСның Бердәм Дәүләт реестрына кертелә.Тулысынча санлаштыру өчен шулай ук вакыт кысасы куелган: эш 2020 ел ахырына кадәр тәмамланырга тиеш.
Бу сабырлык һәм игътибар таләп итүче көндәлек эш. Шуңа күрә хезмәткәрләрнең төп штатыннан тыш китапларны санлы форматка күчерүне тәмамлаганчы бүлеккә өч оператор кабул ителде.
Читайте нас: