ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 апрель 2019, 10:40

Күңелгә ятышлы мизгелдән...

Авылда яшәүче җиде гаиләгә торак шартларын яхшыртуга сертификат тапшырдылар

Муниципаль район Советының чираттагы, утыз өченче утырышы алдыннан Иске Вәрәш, Будзя-Вәрәш, Әрлән, Барабановка, Эткенә һәм Сандугач авылларыннан җиде гаилә өчен мөһим һәм шатлыклы вакыйга булды. Алар барысы да «Авыл хуҗалыгы үсеше һәм Башкортстан Республикасында авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасының «Авыл территорияләренең тотрыклы үсеше» кече программасында катнашты. Шулай итеп, өч гаилә «Авыл биләмәсендә яшәүче гражданнар» категориясендә торак шартларын яхшыртуга сертификат алды, дүртесе – «Авыл биләмәсендә яшәүче яшь гаиләләр» категориясендә. Дәүләт ярдәменең гомум күләме 6 791 мең сум тәшкил итте.
Район хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов аларга документ тапшырды. Ул шулай ук авыл биләмәләре башлыклары, депутатлар корпусын авыллыларга бу программа турында активрак сөйләргә, аларны катнашуга чакырырга өндәде. Ә тантана ахырында Совет утырышына килүчеләр эшкә тотынды. Көн тәртибенә унике сорау чыгарылган иде, алар юл хәрәкәте хәвефсезлеге, 2018 елда район хакимиятенең гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эше, район хакимияте структурасында кадрлар мәсьәләләре, үткәндә Урындагы башлангычларны яклау программасы проектында катнашу йомгаклары һәм быелгы планнарга кагылды.
«Орленок» һәм «Чулпан» шәһәр читендәге балалар сәламәтләндерү лагерьлары, Яңавыл телевидениесе һәм радиосы тарафыннан күрсәтелүче хезмәтләргә прейскурант раслау сораулары, ветеринария хезмәтләндерүе торышы утырышта катнашучыларның игътибарыннан читтә калмады, бюджет темасы җентекле тикшерелде.
Чара күңелгә ятышлы нотада тәмамланды. Күпьеллык хезмәттәш, язучы һәм шагыйрь Инсур Шәңгәрәевка Гали Чокрый исемендәге абруйлы әдәби премия тапшырылды.
Читайте нас: