ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 апрель 2019, 11:42

Белинскийда ыслау цехы

Яңавыл эшкуарларының продукциясе яңа базарларны яулый

Үз эшен – балык, ит, тавык эшкәртү буенча цехны Илүсә Хәкимова һәм Светлана Искәндәрова бер елдан артык элек кенә диярлек ачкан – 2018 елның гыйнвар ахырында, ә аның продукциясен яңавыллылар гына түгел, ә нефтекамалылар да, барлык күрше районнар да диярлек белә һәм бәя биргән.
– Кичә генә каклаган казларны алдык, дип сөйли Илүсә Миңнехәлил кызы – бу продукцияне халык теләп ала.
Алар ирекле йөзүгә озак уйлаганнан соң чыгарга карар иткән, аларның башлангычын ирләре һәм балалары да хуплаган. Бергә кредит рәсмиләштергәннәр, бина сатып алганнар. Муниципалитет та ярдәм күрсәткән: эшкуарларга субсидия бүлгәннәр. И. Хәкимова әйтүенчә район хакимияте ягыннан даими ярдәм тоялар.
Сүз уңае, элекке консерва заводы белән Илүсә Миңнехәлил кызын күп нәрсә бәйли. Кечкенә чагында бирегә әнисе янына килеп йөргән. Ул лаборатория мөдире булган. Совет заманының һәр баласы кебек үк, урындагы заводта җитештерелгән лимонад тәмен, тагын да каен суын һ.б. әлегә кадәр хәтерли.
– Сыйфатка басым ясыйбыз, – ди шәхси эшкуар. – Тәэмин итүчеләр белән элемтә җайга салынган. Балыкны Уфадан алып кайтабыз, планда Удмуртия белән эшләү. Тавыкны Ташкиноводан алабыз («Нефтекамская птицефабрика» ширкәте – авт.), ягъни барлык продукция сертификацияләнгән. Ат итенә урындагы фермерларга мөрәҗәгать итәбез. Халыктан кайнар ыслауга ит кабул итәбез.
Эшкуарлар предприятиедә зур тәҗрибәле технолог Светлана Бочкарева эшләвен уңыш дип исәпли. Тоташ алганда ике цехта – ит һәм балык эшкәртү буенча – сигез кеше эшли, сәүдә нокталарында өч сатучы. Продукцияне башка кибетләр буенча да тараталар. Яңа сәүдә нокталары ачарга ниятлиләр. Гомумән, бүген киләчәккә планнар белән яшиләр. Аларга бу өлкәдә аңа уңышлар гына телисе кала, ә ханымнар үзләре уңган һәм тәвәккәл.
Читайте нас: