ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 апрель 2019, 09:55

Бәйрәмгә бүләк

17 апрель – Эчке эшләр һәм эчке гаскәрләр органнары ветераннары көне

Эчке эшләр органына Яңавылның төп яшәүчесе Альберт Нуруллин 1985 елда килгән. Иңнәре артында Совет армиясе сафында хезмәт, БашДУның тарих факультетында уку булган. Дежурныйдан башлаган, еш кына участковыйларны алыштырган, шифровкалаучыга укыган. Эксперт-криминалист сыйфатында вакыйгалар урынына чыккан, фотога төшергән, җинаять эзләрен ачкан. Сүз уңае, шифровкалаучы һәм эксперт-криминалист функцияләрен ул җәмәгатьчелек башлангычында башкарган. Бүлек штаты зур саналмаган, эш, аңлашыла ки, артыгы белән булган, ләкин Альберт Әмирҗан улы искә алуынча, «яшь, дәртле һәм һәрчак өлгерә идем».
Биш ел хезмәтеннән соң аны Эчке эшләр бүлегенең башлык урынбасары итеп билгеләгәннәр. Юридик белем алу белән ул – өлкән тикшерүче, арытаба тикшерү бүлекчәсе башлыгы вазыйфасына күчкән.
– 2006 ел башында, – дип дәвам итә сүзен отставкадагы милиция подполковнигы, – ведомстводан тыш сак бүлегенең ул вакытта җитәкче Александр Калиевның җиңел кулыннан Русия МВДның «Охрана» ФДУПе филиалы бүлекчәсен җитәкләдем. Бүлекчә тоташ берничә ел яхшылар исәбендә булды, күп тапкыр мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Хикәя героеның үзенең дә бүләкләре аз түгел. Аның өчен иң кадерлесе – «Бурычка тугрылык өчен» күкрәккә тагыла торган билгесе.
Альберт Әмирҗан улы үткән елда чын-чынлап ялга чыккан, хәзер хатыны Наилә Мөсавәт кызы белән бергә балалары һәм оныклары уңышларына шатланалар. Бакча мәшәкатьләре булмаганда, балык тотуга өстенлек бирә. Сүз уңае, быелгы Эчке эшләр һәм эчке гаскәрләр органнары ветераннары көне А. Нуруллин өчен үзенчәлекле – аңа «Русия МВДсы ветераны» медален тапшырачаклар.
Читайте нас: