ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 апрель 2019, 09:07

Исеме үзгәрде, профиль – калды

Прогресста таләп ителгән һөнәрләргә укытуны дәвам итәләр

Нефтекама күп профильле колледж филиалында шулай ук авыл хуҗалыгы производствосы осталары, автомеханик, эретеп-ябыштыручы, пешекчегә һ.б. укыталар (лицензиягә ярашлы 11 белгечлек буенча укырга мөмкин – авт.), абруй яулый баручы һөнәр буенча белемне бүген 160 егет һәм кыз ала. Аларның төп өлеше Яңавыл районыннан, шулай ук Борай һәм Калтасыдан укучылар бар.
25 санлы урта махсус производство-техник училищесы, 101 санлы махсус производство-техник училищесы, 101 санлы һөнәри училище, 101 санлы һөнәри лицей... Прогресс авылында нигездә авыл хуҗалыгы белгечләрен әзерләү буенча махсуслаштырылган уку йорты 60 еллык диярлек тарихында менә ничә исем үзгәрткән. Ә үткән елның июлендә барлык бу исем һәм номерлары бетте – лицей Нефтекама күп профильле колледж филиалына әверелде. Ләкин, уку йортында сөйләүләренчә, эшнең асылы үзгәрмәгән, эшчәнлек профиле элеккечә калган. Быел чыгарылучы төркемнәр, әйткәндәй, шушы көннәрдә төрле предприятиеләрдә производство практикасы үтә, аннан база предприятиеләр: «Агро М» һәм «Техстрой» ширкәтләре. Балаларга теорияне биш штатлы һәм дүрт берьюлы ике эштә эшләүче преподаватель, биш производствога укыту осталары укыта. Алар карамагында мультимедияле һәм интерактив бүлмәләр, уку-прозводство остаханәләре, шофер һәм эретеп-ябыштыручылар өчен тренажер, автомобиль, трактор-комбайн һ.б. бар. Гомумән, югары квалификацияле эшче кадрлар әзерләү өчен барлык шартлар тудырлыган, һәр теләүчегә хезмәт базарында таләп ителгән һөнәр алырга мөмкинлек бирелә.
Читайте нас: