ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 апрель 2019, 15:15

Утыртудан җыеп алуга кадәр

Элита Әюпова теплица комбинатында инде 16 ел эшли

«Өстәлдә яшелчәләр – гаиләдә сәламәтлек» – шундый девиз белән яши һәм эшли «Яңавыл» теплица комбинаты ширкәте. Предприятие экологик чиста продукцияне җитештерүне гамәлгә ашыра, алдынгы технологияләр куллана. Теплица комбинаты хезмәткәрләренең күбесе биредә беренче ел гына эшләми, үз эшен белә һәм ярата.
– Намуслы хезмәткәр, оста белгеч, үз эшенең һөнәрманы, – диләр комбинатта агроном-технолог Элита Әюпова хакында.
Ул биредә инде 16 ел эшли, комбинатка Ижевск авыл хуҗалыгы академиясендә агроном белгечлеге алгач, консерва заводына «стажировка» үткәч килгән. Аның иңнәрендә тоташ җитештерү процессы: чәчү дә, карау да, агрохимик препаратларны тәртиптә тоту һәм теплицада эшләүче хезмәткәрләрне укыту да. Әмма Элита Тимергали кызы зарланмый, эшен чын күңелдән ярата.
– Балачактан үсемлекләр белән шөгыльләнү ошый, – ди ул, – шуңа күрә агрономга укырга кердем.
Аның мавыгуы да һөнәре белән бәйле – өендә төрле чәчәкләр үстерә.
Читайте нас: