ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+13 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 апрель 2019, 16:08

«Без бернинди мәгълүматка ия булмадык»

1986 елның 26 апрелендә Чернобыль АЭСында фаҗига була

Ел саен 26 апрельдә Радиация аварияләре һәм фаҗигаларында һәлак булганнарны искә алу көне билгеләнә. Бу көнне 1986 елда Чернобыль атом электр станциясе дөньядагы иң техноген фаҗига була. Ике атна диярлек барган янгын нәтиҗәсендә атмосферага 190 тоннага якын радиоактив матдә чыгарылган. Өч ил территориясе пычранган, Русиядә Брянск, Тула, Калуга һәм Орловка өлкәләре каза күргән. Безнең төбәккә бу проблема кагылмаган, әмма фаҗига нәтиҗәләрен бетерүдә яңавыллылар да катнашкан.
Вакыйга нәтиҗәләрен бетерүгә безнең районнан 44 кеше барган, алардан өчесе – хатын-кыз. Иң яшенә – 19, иң өлкәненә 42 яшь булган. Һәрберсе радиациянең төрле микъдарын алган. Әлеге вакытта районда алар 17 кеше калган. Ел саен бу көнне алар хәрби комиссариатта очраша, район һәм шәһәрнең мәгариф учреждениеләрендә «Батырлык дәресләре»ндә һ.б. катнаша.
Агымдагы атна башында чернобыльлеләр җәмгыятенең алыштыргысыз җитәкчесе Тәлгать Даутов 109 санлы янгын-коткару частендә булган. Нигә биредә? Яңавыл районы аша тимер юл уза, аның аша төрле зарарлы матдәләр йөртелә, әгәр дә, Аллаһ сакласын, безнең юл дистанциясендә гадәттән тыш хәл була калса, бу хезмәт беренчеләр исәбендә килергә тиеш.
Коткаручылар алдында Тәлгать Госман улы шул вакыйгаларның кыска тарихы һәм күргәннәре турында сөйләде.
– Безне нәтиҗәләрне бетерүгә җибәрделәр, ләкин берни турында диярлек хәбәр итмәделәр, нәрсәдән сакланырга икәнлеген белмәдек, – дип сөйли Тәлгать Госман улы. – Гадәттәгечә, Беренче май митинглары, Җиңү көне хөрмәтенә парад, гаилә белән табигать кочагында ял итүләр һ.б. үтте. Өч атнадан соң бина эчендә булмаган бар нәрсәне юкка чыгарга кирәк, дип хәбәр иттеләр. Шул фаҗига сәбәпле күпме сәламәтлек беткәнен, вакытыннан алда күпме гомерләр өзелгәнен хәзер берсе дә исәпләп бетерә алмаячак..
Читайте нас: