ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 апрель 2019, 10:07

Яшел Башкортстан, яшел Яңавыл

Безнең район республиканың экологик проектына кушылды

27 апрельдә республикада «Яшел Башкортстан» экологик акциясе үтте. Яңавыллылар да читтә калмады, төрле оешма һәм шәһәр, авыллар халкы агач утыртырга, гомумреспублика өмәсенә чыкты.

Шәһәрдә чара торак-коммуналь техника парадыннан башланды. Бу өлкә предприятиеләре халык һәм кунаклар күзәтүенә 21 берәмлек техника куйган иде. Иртә булуга карамастан, парадка тамашачылар байтак җыелды, алар каршында сәламләү сүзе белән республика Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ревнер Байтуллин, район хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов чыгыш ясады. Илшат Әгъзам улы билгеләвенчә, мохитне чиста һәм матуррак итәргә юнәлтелгән бу чара беренче һәм соңгысы түгел, җәйге чорда районда байтак эш планлаштырылган: асфальт-бетон катламлы барлык юллар чокырларын, шәһәрнең төньяк өлешендә аеруча өч озын урамны ремонтларга, юл билгеләре урнаштырырга, сызарга кирәк һ.б. Бу эшләргә асфальт салучылар, механикалаштырылган махсус машиналар җәлеп ителәчәк. Быел төзекләндерү паркы тагын бер автогрейдер белән тулыланачак.


Гомумән алганда, акция үткәрүнең «рәсми» мәйданчыклары алты булды – Истәк һәм Максим авыл Советлары территориясендә урман фондын яңарту, шулай ук Тимер юлчылар скверында Яңавыл станциясенең 100 еллыгына аллея, Урап узу урамында автомобильчеләр аллеясе, Яшьләр сарае янында нефтьчеләргә аллея, «Дулкын» бассейныннан ерак түгел Яңавыл елгасы янәшәсендә республиканың 100 еллыгына аллея чараның йомгагына әверелде. Төрле предприятие һәм учреждениеләр, партия, җәмгыятьләр җитәкчеләре, вәкилләре, депутатлар һ.б. зәңгәр һәм гади чыршы, дүләнә, салынкы тал, миләш, туя, япон айвасы утыртты. Рәсми мәгълүматлар буенча чарада 400гә якын кеше катнашкан, чынында исә алар күпкә артыграк иде.

Гадәттәгечә бу көнне бөтен җирдә музыка яңгырады, кыр кухнясы исе килеп торды.


Әйткәндәй, акция йомгаклары буенча фотоконкурс үткәрелә, анда катнашу өчен утыртылган агач белән фотоны #зеленаябашкирия2019 хештегы белән социаль челтәрләрдә урнаштыру таләп ителә. Йомгаклар бераз соңрак билгеле булачак.





Читайте нас: