ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 Май 2019, 15:08

Җиңү солдатлары...

Сугыштан соң да каршы көрәшкән

Җиңү солдаты Рәми Әхмәдиев турында кызы – педагогия хезмәте ветераны Инзилә Әхмәдиева сөйли:
– Әтиебез Рәми Хәбиб улы Әхмәдиев 1943 елның ноябрендә унҗиде яшьлек егет чагында фронтка китә. Оренбургта полк мәктәбендә укый. 1945 елның башында аны Румыниягә аерым линия элемтә батальонына җибәрәләр. Яшь солдат сугыш юллары белән Геделлега кадәр (Венгрия – авт.) барып җитә. 1950 елның мартына кадәр 2нче Украина фронты составында ефрейтор исемендә өлкән телеграфчы булып хезмәт итә, бандеровчыларга каршы көрәшә. «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнгән.
Сугыштан соң әти гомерен иң тыныч һөнәрләрнең берсенә багышлады: ул 48 ел Яңа Уртавыл авылы мәктәбендә балалар укытты, аның утызын – физкультура преподавателе булып, дистәләгән спортчы-разрядчы тәрбияләде. Яңа Уртавыл мәктәбе волейболчы, чаңгычылары белән данлыклы иде...
Элекке укучылары укытучы янына еш килә, аның белән бергә нинди яхшы «мәктәп» үтүен һәрвакыт җылылык белән искә ала. Чөнки үсеп килүче буынны тәрбияләү эшендә фронтовик мәктәп дәресләре кысалары белән чикләнмәде, еш кына сугыштагы иптәшләре турында сөйләде, укучылары белән хәрби дан урыннары буенча йөрде.
Әти күп еллар әниебез Сәгъдия Котдүс кызы белән бәхетле никахта яши (сүз уңае, ул шулай ук 34 ел эш стажы булган педагог). Ике кыз һәм ул үстерделәр. Аларның юлын без – балалары һәм оныклары дәвам иттек.
Җиңү көнен әти туганнары һәм дуслары янында каршылаячак.
Читайте нас: