ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 Май 2019, 16:04

Җиңү солдаты...

Отряд көнбатышка юл тота...

Сугышка кадәр Кәбирә Шәңгәрәева башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. Кырык икенче елда үз теләге белән сугышка киткән. Читада җиде айлык авиаторлар әзерлек курсыннан соң аны фронтка җибәргәннәр. Украинаны азат итүдә катнашкан.
Аның хатирәләре буенча, Совет гаскәрләре Харьковны фашистлардан азат иткәч, механик, техник кебек ир-егет рольләрен үз иңенә алган яшь кенә кызлардан торган отряд көнбатышка юл тота. Алар алдына оккупантларының коточкыч кансызлык һәм явызлык күренеше килеп баса. Әрдәнәгә салынган гәүдәләрне онытырлык түгел. Көнбатыш Украинага килү белән командирлар бандеровчылар ягыннан куркыныч янау турында кисәткән. Берничә тапкыр отрядка һөҗүм итәләр, ләкин барысы да туктатыла.
Кызлар ал-ял белми. Ремонт таләп ителгән самолетлар тәүлекнең теләсә кайсы вакытында бер-бер артлы утырган. Самолетлардан үтерелгән солдатларны берничә тапкыр үзләренә алырга туры килгән.
Кәбирә Шәңгәрәева укытучыларны өйгә кайтарырга дигән карар килгәнче, 1944 елның июленә кадәр хезмәт иткән. II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, Жуков медале белән бүләкләнгән.
Туган авылы Түбән Чатка августта кайткан, сентябрьдә инде эшкә тотынган. РСФСР халык мәгарифе отличнигы Кәбирә Гата кызы мәктәптә 28 ел эшләгән.
Декабрьдә Кәбирә Шәңгәрәевага 99 яшь тула. Яңавылда яши, улы Илдар һәрвакыт янәшәсендә, улы Ильясның гаиләсе дә ветеран янына еш килә.
Читайте нас: