«Карт әти турында күп беләм, – дип сөйли сугыш ветераны Гыйлемхан Каламовның 7 яшьлек оныгы Идел. – Аның балачагы авыр булуына, ятим үсүе, ә сугышка унҗиде яшендә китүен беләм». Генерал Шәйморатовның атлы-кавалерия полкы составында тоташ Украина һәм Польша аша үтә, Европаны азат итүдә катнаша. «Карт әти Днепрны кичүе турында сөйләде, – дип сүзен дәвам итә Идел, – һәм атлары белән бергә елга аша чыкканда, атлар су астына китмәсен өчен, ялына ябышканнар». Берлин өчен сугыш барышында Гыйлемхан Әхмәткәлам улы ике аягы да каты яраланган.
– Әти-әнинең аның балачактан атлар сөюе һәм карт әти фронттан кайткач яраткан атының аны тануы хакында сөйләгәне бар, – ди оныгы. – Сугыштан соң ул колхозда ташчы булган һәм балта остасы булган, тоташ тирә-якка танылган. Тагын карт әни (Зәйтүнә Мулланур кызы – авт.) белән унбер бала тәрбияләп үстерүе, егерме дүрт оныгы булуы белән горурланам, ә мин – утыз турунның берсе.
Яраткан карт әти балачактан мине тальянда уйнарга, чүкеч һәм балта тотарга өйрәтте. Һәр җәйне бик шатланып Түбән Чатта үткәрәм һәм карт әтием Гыйлемханнан төрле тормыш нечкәлекләренә төшенәм. Көз көне мәктәпкә барганда, аның минем беренче кыңгырауга килүен бик телим. Булачак беренче сыйныф укучыларының кайсының сугышта катнашкан, танылган дәү әтисе бар?