ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+19 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 Май 2019, 09:27

Җиңү өчен рәхмәт!

Яңавылда ветераннарны хөрмәтләделәр һәм Бөек Ватан сугышы солдатларын искә алдылар

Җитмеш дүрт яз элек илебез фашистлар Германиясен җиңгән. Җитмеш дүрт яз әлеге тантаналы датаны билгелибез, яу кырында һәлак булганнарны искә алабыз, исән геройларны хөрмәтлибез.
9 майда шәһәрнең төп мәйданында бәйрәмне ихтирам итүчеләр җыелды. Фронтовиклар да килде. Кызганычка каршы, аларның сафы елдан-ел сирәгәя. Әлегә нибары 13 ветеран исән, ләкин барысы да тантаналы чарада була алмады. Фронтовикларның тол хатыннары, тыл хезмәтчәннәре, аларның балалары, оныклары, туруннары килде.
Тантаналы митингны район Советы рәисе Илдар Маликов ачты. Район хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов җыелучыларны бөек бәйрәм белән тәбрикләде, тынычлык һәм изгелек теләде. Ул фронтовиклар, концлагерьлар әсирләре, тыл хезмәтчәннәренә үзгә рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
БРның Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Рәмзил Низаметдинов, хәрби комиссар Марат Харисов, сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Рима Фазылова, Р. Гәрәев исемендәге мәктәп укучысы Сергей Абакшин чыгышларында Ватанны саклаучыларга эчкерсез рәхмәт сүзләре яңгырады.
Арытаба яңавыллылар «Тынлык минуты» гомум республика акциясенә кушылды, һәлак булганнар истәлеген хөрмәтләде, Хәрби һәм Хезмәт Даны монументына венок һәм чәчәкләр салды.
1 биттән. Чагу салют батырлыкка дан булып сибелде. Яшь армиячеләр, булачак солдатлар, яугир-интернационалистлар мәйдан буенча тантаналы марш белән үтте.
«Үлемсез полк»ның үтүе тантананың иң югары ноктасына әверелде.Туганнары – фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре – портретлары белән яңавыллылар тантаналы строй белән дулкынландырган, йөрәкне әрнеткән «Священная война» җырына атлады. Барысы да рәхмәт хисе белән атлады Менә кечкенә Морат һәм Ризван карт әнисе һәм карт әтисенең портретын өскә күтәрә: Зөлфия һәм Мәгъсүм Хәлиуллиннар икесе дә дошман белән сугышкан, Ватанга җиңү белән әйләнеп кайткан. Оныкалары Аделия һәм Алина белән Салават Зарипов та бер сафта. Аларның – үз геройлары. Розалия Вилданова әтисенең портреты белән чыккан. «Камил Гыйльфанов, ефрейтор, – дип таныштыра кадерле кешесе белән бер ханым. – Унҗиде яшьлек егет чакта сугышка киткән, Берлинга кадәр барып җиткән, рейхстагны алган, аның стенасына язып калдырган». Роза Саттарова хәтер акциясендә тәү тапкыр катнаша. Ул ике сугышта катнашучы әтисе Таһир Камалиевның портретын күтәргән.
Йөзләгән тарих, йөзләгән гомер, йөзләгән гарипләнгән язмыш... Безгә, оныклары һәм туруннарына, сугышта катнашучылар Иван Ефимович Тепляков, Вагыйзь Заһит улы Хәбиров, Янгәрәй Ислам улы Исламов, Мәгърүф Госман улы Госманов, Тимофей Николаевич Подгорецкий һ.б. хәтер стенасыннан «карап торды».
Балаларның ветераннар янына йөгереп килеп чәчәкләр бүләк итүен күрү дулкынландыргыч иде. Яшь буынның еллар үткәч тә Совет солдатлары батырлыгы каршында шулай ук баш иячәге, куркыныч сугышта бөек батырлык турында хәтер арытаба да яшәчәге фикереннән күңелгә җылы һәм рәхәт иде.
Мәйдандагы бәйрәм тантаналары бу көнне барысына «Җиңү салюты» дип исемләнгән искиткеч концерт бүләк иткән иҗади коллективлар чыгышы белән дәвам итте.
Яшь спортчылар Советлар Союзы Герое Г. Х. Хәйдаршин призларына җиңел атлетика кроссында физик чыдамлылыкта ярышты.
Читайте нас: