Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 Май 2019, 15:13

Ветераннар

«Җиңү көнен бергә каршылыйбыз!»

Крупская урамындагы ныклы йортның алгы ягында кояш нурларында алтакта ялтырый. Ул биредә Бөек Ватан сугышы ветераны яшәвен аңлата. Йорт эченә үтәбез. Таһир Фаяз улы Мөхәммәтов (аның исеме) сугыш турында кино карый...
Фронтка ул 1943 елның 18 гыйнварендә киткән. Бу көнне ваядылылар унбер якташын озаткан. Алар исәбендә Таһир Мөхәммәтов та булган. Тәүдә уку үтә. Ике якташы – Каниф Шәртдинов һәм Гаян Матшин белән бергә Оренбург өлкәсенең Бузулук шәһәрендә хәрби-пехота училищесына эләгәләр. Биш айдан соң Таһир Фаяз улы Мәскәү янында десант гаскәрләренә эләккән. Биредә уку күпкә авыррак үткән, шартлар экстремаль булган. Ләкин барлык авырлыклар Карелия фронтында Лодейное Поле шәһәре янында Свирь елгасы аша кичкәндә һәм пулялар яңгыры астында окоплар биләгәндә аклана. Ә арытаба Белоруссия, Венгрия, Австрия...
Германия капитуляцияләнүе турында аларның полкы Чехословакиягә барганда белгән. Немецларны Прагада гына тар-мар итеп, безнең хәрбиләр Җиңү көнен билгели алган. Таһир Фаяз улы тагын өч ел хезмәттә калган, Әстерхән хәрби-пехота училищесыннан соң өлкән сержант исеменә кадәр үрләгән. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Батырлык өчен», Жуков, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» һ.б. медальләре бар.
«Тылда шулай хезмәт итмәсәк, бу сугышта җиңә алыр идекме икән?! – ди ветеранның хатыны Саимә Нургали кызы. – Хатын-кызлар, картлар һәм балалар туган илне саклаучыларны ашатты һәм киендерде». Сүз уңае, ул «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнгән.
Яшьләр 1953 елда очрашкан, шул вакыттан алып тормыш сукмагыннан кулга-кул тотынып атлый. «Җиңү көнен янә бергә каршы алуыбыз белән бәхетлебез», – ди Мөхәммәтовлар.