ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 Май 2019, 15:11

Бәяләрләр дә, онытмаслар да

Бүген – Инвентаризатор көне (БТИ хезмәткәре көне)

Быел БРның «Дәүләт кадастр бәясе һәм техник инвентарлаштыру» ДБУның Яңавыл участогында биш хезмәткәр эшли. Бу участок башлыгы Альбина Ваһапова, әйдәүче белгеч Изольда Шәйморатова (икесе дә башкалар исәбендә – кадастр инженеры), Эльвира Кадыйрова (заявкалар кабул итәргә, архив эшләре белән шөгыльләнергә дә өлгерә), әйдәүче белгечләр Айгөл Мозаффарова һәм Алина Мөхтарова. Яңавыл участогы Тәтешле районының саклау, куллану өчен техник паспортларын, бәяләү һәм башка сакланган документацияне кабул иткән. Алар эшен төгәл белә, тәҗрибәләре зур.
Берникадәр вакыт элек дәүләт кадастр бәяләве һәм техник инвентарлаштыру системасында оптимальләштерү үзгәрешләре үткәрелгән. Гомумән, аларда логика бар – ул вакытта объектларның күбесе инде инвентарлаштыру белән колачланган, шуңа күрә финанс-икътисади сәбәпләр буенча белгечләр штатын тоташ илдә кыскартырга кирәк булган. Оптимальләштерү дулкыны Яңавыл районын да урап узмаган. Шул ук вакытта урындагы «инвентаризация үткәрүчеләр» эшчәнлегендә басымны берникадәр киңәйткән. Аерым алганда, алар торагын яңадан планлаштыру белән шөгыльләнергә карар итүчеләргә проект белән һәм арытаба юридик озата бару белән ярдәм итә. Шулай ук авыллылар белән актив эшлиләр.
Әлбәттә, участок функционалы моның белән генә чикләнмәгән. Биредә күчемсез милек объектына техник паспорт тергезергә һәм җитештерергә ярдәм итәләр, капиталь төзелеш объектын кадастр исәпкә кую өчен техник паспорт әзерли, милек хокукы булу (булмау) турында белешмәләр бирәләр, техник паспортларның күчермәләрен, аларда булган мәгълүматларны тапшыралар һ.б.
Читайте нас: