ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 Май 2019, 10:52

Морад Авзалов: «Сәламәтлек саклау системасында мин яңа кеше түгел»

Карагыз, кем килгән

Яңавыл район үзәк дәваханәсенең баш табибы итеп 25 марттан Морад Авзалов билгеләнде. Бүген гәзит укучыларны аның белән таныштырырга телибез.
– Морад Рәзилович, үзегез турында сөйләгез әле, зинһар.
– Калтасы авылында туып-үстеп. Мәктәптән соң Башкорт дәүләт медицина университетының педиатрия бүлегенә кердем. 1997 елда «Балалар хирургиясе» белгечлеге буенча интернатура тәмамладым. Укуны тәмамлагач кече Ватанга кайттым, өч ел Калтасы район дәваханәсендә операцияләр ясаучы хирург булдым, шулай ук стационарда эшләдем. 2000 елда Нефтекамага күчкәннән соң шәһәр үзәк дәваханәсенең табиб-хирургы булып эшли башладым. 2007 елдан шул ук дәваханәгә медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары итеп билгеләделәр, анда Яңавылга күчергәнче эшләдем.
Өйләнгән. Хатыным Гөлназ бухгалтер булып эшли. Ул һәм кыз тәрбиялибез.
– Яңавылда эшлисез, Нефтекамада яшисез...
– Гаиләне, балаларны бер җайлашкан тормыштан эш сәбәпле күчерү минем яктан дөрес булмас иде. Нефтекама һәм Яңавыл арасы ерак түгел, аны көн саен үтүе миңа авыр түгел.
– Яңавыл дәваханәсе коллективы турында беренче тәэссоратларыгыз нинди?
– Пациентларны маршрутлаштыру, башка сорауларны хәл итү өлешендә элек тә Яңавыл район үзәк дәваханәсеннән хезмәттәшләр белән тыгыз үзара бәйләнештә булырга туры килде. Биредә коллективның татулыгы, җайга салынганлыгы, буыннан-буынга күчә килүчәнлек барлыгы шатландырды. Белемен яшь табиблар белән уртаклашучы тәҗрибәле белгечләр бар. Яңа эш урынында беренче эш көннәреннән үк диярлек ял һәм эш көннәрендә авыл биләмәләренә чыгабыз, урындагы фельдшерлар эше белән танышабыз. Сәламәтлек саклау, кайбер объектлар торышы буенча, әлбәттә, сораулар бар. Ләкин эшләргә мөмкин һәм кирәк, мәсьәләләрне даими хәл итәбез. Район хакимияте башлыгы Илшат Әгъзам улы Вәзигатов ягыннан актив позиция һәм ярдәм тою күңелгә ятышлы. Тыгыз эш графигына карамастан, ул безнең белән урыннарга чыгарга, медицина хезмәткәрләре белән очрашырга вакыт таба, бергәләп килеп туган сорауларны хәл итү юлын эзлибез.
– Киләчәккә планнарыгыз белән уртаклашыгыз әле, зинһар?
– Коллектив белән бергә район халкына медицина ярдәме күрсәтү шартлары һәм сыйфатын яхшыртуга, Яңавыл дәваханәсен үстерүгә йөз тотабыз. Районның байтак сәламәтлек саклау структураларында ачылганнан башлап ремонт үткәрелмәгән, шуңа басым ясаячакбыз. Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы быел стационарның төп корпусының түбәсен ремонтлау һәм поликлиника бүлекчәсендә лифт алмаштыруга акча бүлә. Башка программаларда катнашырга теләк бар, Сәламәтлек саклау министрлыгына проблемаларны җиткердек, ярдәмгә ышанабыз.
Читайте нас: