ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 Май 2019, 17:15

Ашыгыз тәмле булсын!

Разия Хасипованың үз эше белән шөгыльләнүенә ун ел

Вокзал каршындагы мәйданда «Бон Аппети» дип французча исемләнгән кафе Яңавылда ун ел элек барлыкка килде. Һәм беренче көннәреннән үк җәмәгать туклану урыннары арасында сорап алынган һәм еш йөрелә торган кафеларның берсенә әверелде – бирегә бер тапкыр килгән клиент һәрвакыт йөри башлый. Яңавыллылар һәм шәһәр кунакларын (бирегә сәяхәт итүчеләр, командировкага килүчеләр һәм шоферлар күп керә, чөнки вокзал янәшәдә) ашамлыклар һәм кулинар әйберләрнең сыйфаты, шулай ук көч җитәрлек бәясе дә җәлеп итә. Кафе хуҗабикәсе, эшкуар Разия Хасипованың бизнеста эш стажы шактый зур.
– Казан кулинар училищесын тәмамладым, – дип сөйли Разия Мәҗит кызы үзе хакында. – Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләре ашханәләрендә эшләргә туры килде. Яңавыл егетенә кияүгә чыктым, һәм менә инде 30 ел язмышым Яңавыл белән бәйле. Ун ел «ОРС»та эшләдем, арытаба, илдә үзгәрешләр башлангач, эшкуарлыкка киттем. Тәүдә төрле юнәлешләрне сынап карадым, арытаба җәмәгать туклануында тукталырга карар кылдым.
Шундый зур эш өчен башлангыч сумма (бина проектын эшкәртүдән савыт-сабага кадәр) гаять күп кирәк булды: акцияләрне акчага әйләндерергә, фатирны сатарга, кредит алырга туры килде.
Ләкин дәртле ханым бирешергә җыенмый һәм башлаган эшен зур йөзүгә чыгара ала. Бүген «Бон Аппети»да килүчеләрен төрле тәмле ризыклар белән сөендерүче алты кеше даими нигездә мәшгуль. Әйткәндәй, быел кафе күңелгә ятышлы үзгәрешләр кичерә – зал интерьеры һәм бинаның алгы ягын яңарту буенча капиталь ремонт ахырына якынлаша. Әмма тиздән баскыч, таш плитәләрне алыштыру буенча эшләр башланачак... Залдагы яңа, заманча ремонтны клиентлар инде бәяләргә өлгергән: идән, түшәм, тәрәзә-ишекләр һ.б. яңартылган. Үзенчәлекле дизайнер табышы күңелгә ятышлы гаҗәпләндерде – кафе стеналары район гәзитенең иске битләре белән бизәлгән.
Читайте нас: