ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 Май 2019, 15:13

Күпләрнең күңеленә хуш килер

Альбира Хатмуллинаның яңа җыентыгы дөнья күрде

Журналистика ветераны, күп төрле федераль һәм республика дәрәҗәсендәге бүләкләр иясе Альбира Хатмуллина гәзит укучылар өчен һәрвакыт көтелгән һәм яратылган булды. Мәкаләләре үткенлеге һәм ачыклыгы белән аерылып тора, четерекле темаларга кагыла.
Ә шушы көннәрдә ул якташлары һәм гәзит укучыларга искиткеч бүләк ясады – соңгы тугыз елда «Яңавыл таңнары»нда чыккан мәкаләләр җыентыгы бастырды.
«Несу я людям слова простые» – бу автор төрле темаларга багышланган иң яхшы журналист материалларын җыйган басма. Алар арасында Карманнан Вилли Эйхгольц, Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының баш хормейстры Эльвира Хәйруллина, танылган галим һәм сәясмән Нурали Латыйпов турында мәкаләләр, «Беренче дөнья сугышы: язмышлар», «Вакытыннан алда туганнар», Шмельковка, Урал, Көек һ.б. авыллар тарихы кебек мәкалә-фикер йөртүләр бар.
Хезмәттәшебезне котлыйбыз һәм җыентык байтак яңавыллыларның китап киштәсен тулыландырыр, дип ышанабыз.
Читайте нас: