ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 Май 2019, 09:16

Бала тәрбияләү – зур җаваплылык

Нуриевлар улларында иҗади шәхес күрә һәм дөрес юнәлештә үсәргә ярдәм итә

Нуриевлар гаиләсендә йорт хуҗабикәсе Эльвира Нуриеваны дүрт йөрәк өзелеп ярата – ире Рөстәм һәм өч уллары: Ридаль, Радмир һәм Илназ. Һәр көнен ул аларга багышлый, һәм улларының лаеклы киләчәге өчен алар ире белән бөтен нәрсә эшләргә тырыша. Нуриевлар белән танышуның беренче мизгеленнән аларның ямьле һәм иркен йортында хакимлек иткән үзара аңлашу, ышаныч һәм изгелек әсир итә.
– Малайларга ярдәмче һәм киңәшче, остаз, якынрак булырга тырышабыз, – ди бертавыштан Нуриевлар, өч ул тәрбияләү катлаулы түгелме, дигән сорауга. – Балаларның кызыксынуларын яклыйбыз, аларда иҗади активлык үстерергә омтылабыз.
Ридаль һәм Радмир лицейда белем ала, әти-әнисен яхшы уку белән сөендерә. Малайлар – актив спортчы, ә 9нчы сыйныфта укучы Ридаль бу көннәрдә күп вакытын укуга сарыф итә – төп дәүләт имтиханнарын тапшыру чоры. Радмир футбол, үз куллары белән нәрсәдер ясарга ярата. Ә 5 яшьлек Илназ балалар бакчасына йөри һәм абыйларыннан яхшы сыйфатларны гына отып ала.
Нуриевлар гаиләсе барлыкка килүгә быел җәй 16 ел тула, Эльвира белән Рөстәм мәктәп елларыннан ук таныш. Язмыш егетне чибәр һәм аралашучан хыялындагы кыз белән очраштырган – Рөстәмнең әти-әнисе Әгерҗедән Яңавылга күчеп килгән. Мәктәптән соң яшьләр сайлаган һөнәре буенча укып чыга һәм 2003 елда өйләнешә. Эльвира Фәнит кызы Яңавыл район үзәк дәваханәсенең стоматология бүлекчәсендә медицина теркәүчесе булып эшли, ә Рөстәм Альфрет улы – тимер юлының элемтә челтәрләрен хезмәтләндерүнең Яңавыл бүлекчәсенең 44 санлы ЭЧКда электр монтеры. Яшь гаилә шәһәрнең төньяк өлешендә үз йорты белән яши. Ихаталары инде хәзерүк чәчәккә күмелгән, ә җәй тагын да матуррак була диләр. Теплицада кыяр, яшеллек һәм тәмләткеч үләннәр өлгерә. Малайларга дүрт аяклы дуслары белән мәш килү ошый: ихатада ике овчарка: немец Ланасы һәм Кавказ Зарасы, тагын да Жулик кушаматлы мәче яши.
– Бездә эшне хатын-кыз һәм ир-егетнекенә бүлү юк, – дип таный Эльвира. – Ирем иң яхшысы, хәстәрлекле һәм ышанычлы. Эшендә дә һөнәрманлыгы һәм оста куллары өчен бәһалыйлар. Шуңа күрә уллары өчен ул искиткеч үрнәк.
Рөстәм үз чиратында хатынын – ышанычлы тыл, ә балаларын чын дус дип исәпли.
Нуриевлар шәһәр чаралында актив катнашучы. Мисалга, быел тоташ гаилә белән боз астыннан балык каптыру буенча район конкурсына барганнар. Табигать кочагында бергәләп ял, сәяхәт итәргә яраталар. Ридаль инде һөнәрен сайлаган – әтисе кебек үк тимер юлчы булырга тели.
– Бала тәрбияләү – зур җаваплылык, тырышлык һәм, әлбәттә инде, канәгатьлек, – ди Нуриевлар. – Аларның һәрберсендә иҗади шәхес күрәбез һәм дөрес юнәлештә үсәргә ярдәм итәбез.
Читайте нас: