ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 июнь 2019, 10:46

Мәгариф

XXI гасырда авыл мәктәбе: аның бүгенгесе һәм киләчәге турында

Мәктәп нәрсәгә бай
Җитез хәрәкәттәге дөнья дәверендә Байгуҗа авылы мәктәбендә ничек яшиләр? Сорауларга җавап алу өчен, нәкъ шунда юлландык. Беренчедән, бу мәгариф учреждениесендә булу һәрвакыт күңелгә ятышлы. Укытучылар, шулай ук укучыларның җиңүләре турында шактый еш язабыз. Мәктәп бик матур булганга, яхшы матди-техник нигезе, бай һәм каралган мәктәп яны участогы белән аерылып торганлыктан, күрәсең. Мин бу мәктәпне хәтта яхшы билгеләргә генә укучы кыз дип күз алдына китерәм. Башка сәбәп тә бар, ул иң мөһиме, мөгаен. Биредә (шулай ук Ямады урта мәктәбендә) «Мәгариф» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында «Үсеш ноктасы» санлы, гамәли-фәнни һәм гуманитар профильләр үзәге булдыру планлаштырыла. Мәгариф учреждениесендә барлыгы 12 уку кабинеты, алардан икесе – компьютер сыйныфлары. Математика, физика һәм информатика, география һәм ике башлангыч сыйныф кабинеты – интерактив такта, алты кабинет һәм тамаша залы мультимедияле проектор белән җиһазландырылган. Сигез кабинетта – принтер һәм дүртесендә документ-камера бар. Барысы да интернет челтәренә тоташтырылган. Тәэсирләндерә бит, әйме?!
Мәгълүмат-коммуникация технологияләре җиһазының күбесе, мәктәп директоры Зөфәр Вәлиев әйтүенчә, мәктәп каршындагы зур участокта үстерелгән яшелчәләрне сату исәбенә сатып алынган.
– Җиһазларны үзләре үк эшләп алган акчага сатып алынганын балалар белә, шуңа күрә алар белән сакчыл эш итә, – ди Зөфәр Ясәви улы.
Конкурсларда катнашу шулай ук бонуслар китерә. Мисалга, 2018 елның декабрендә Байгуҗа авылы мәктәбе «Электрон мәктәп» V республика форумында җиңүче булган, БР Мәгариф министрлыгының III дәрәҗә дипломын алган һәм мәгълүмат-коммуникация технологияләре нигезен лазерлы принтер белән тулыландырган.
Мәктәптә ничә бала укуы белән кызыксынабыз. Күп түгел – 83 укучы. Хәер, бу авыл мәгариф учреждениеләре өчен бүген гадәти күренеш. Югары белемле 14 укытучы эшли, алтысының югары квалификацияле категориясе бар.
Дәрес вакытында
4нче сыйныфка керәбез. Рус теле дәресе бара. Укытучы Алсу Вәлиева «Кайтым юнәлешендәге фигыльләр» темасын аңлата. Гади дәреслекләрдән кулланалар, электрон китаплар әлегә юк.
Малай һәм кызлар, интерактив тактада күнекмәләр үтәп, маркер белән оста эш итә. Бер бирем икенчесе белән аралашып тора һәм шунысы игътибарга лаек: һәр укучы (алар 14) – такта янына чыгарга өлгерә. Укытучы электрон журналда укучыларына бары тик «бишле» һәм «дүртле» билгеләре генә куя, мөгаен! Мультимедияле проектор – зур ярдәмче. Укытучыга, элекке вакытлардагы кебек, дәрескә энциклопедия, репродукция, аудио-озатулар әзерләүнең кирәге юк. Кабыздың һәм менә сезгә, балалар, – Шишкинның «Утро в сосновом лесу» картинасы! Видеоны киң форматта күрәсегез килә икән – рәхим итегез.
– Заманча мәгариф технологияләрен дәресләрдә дә, һәм сыйныфтан тыш чараларда да кулланабыз, – ди Алсу Зикаф кызы. – Бу бик уңайлы, укучыларның образлы фикер йөртүен үстереп, уку бурычларын иҗади хәл итәргә ярдәм итә. Вакыт та янга кала.
– Интерактив такта, башка электрон ярдәмчеләр, интернеттан рәсем яки зур таблица, текст файлы яисә географик картамы, дәрестә иллюстрацияле материал санын арттыру исәбенә материалны үзләштерүне арттырырга мөмкинлек бирә, – бу инде география укытучысы Эльза Дихина фикере.
Бу көнне ул 9нчы сыйныфта дәрес үткәрә, «Көнчыгыш Себер» темасын аңлата иде.
Чыннан да, барлык мәгълүматлар тактада күренә: мәйданы, халык саны, административ-территориаль берәмлекләр һ.б.
Ә дәрес ахырында балалар «Вотум» интерактив тестлаштыру һәм сорашып-белешү системасын кулланды. Ул мобиль комплект, укучылардан сорашып-белешү өчен пультлар җыелмасы, преподаватель пульты, сигнал кабул иткеч һәм компьютерда урнаштырылган программа тәэминатын үз эченә ала. Әйткәндәй, лицейда да шундый системадан кулланалар.
– Бик уңайлы, белемне тикшерү сыйфатын арттыра, – дип ассызыклый Эльза Рәет кызы.
Арытаба атлаган саен укытучының укучы өчен бүген бердәнбер белем чыганагы түгеллеге фикеренә киләсең. Ул балаларны мәгълүмат дөньясына озатучы, аларга булышучы һәм юнәлеш бирүче ярдәмче.Моның белән педагоглар үзләре дә килешә.
Тагын нәрсә? Биология һәм химия дәресләрендә «Magik PEN» интерактив мобиль җайланма кулланалар – бу теләсә нинди ак өслекне интерактивка әйләндерүче үзенчәлекле кечкенә җайланма. Аны мобиль тәкъбирләүләрдә дә, шулай ук стационар шартларда да кулланырга мөмкин. Шул ук кабинетта санлы микроскоп та бар. Физика дәресләрендә виртуаль лабораторияләр бар. Шундый эш, безгә бәян итүләренчә, уку материалын схема, рәсемнәр, анимация һәм тавыш озатылышы төрендә тапшыру һәм укучыга процесска актив кушылу мөмкинлеге бирүнең төрле формаларын кушу юлы белән мәгълүматны үзләштерүне яхшырта.
Мәктәптә телевидение студиясе дә бар. Яшь журналистлар «Мәктәп һәм авыл яңалыклары»ның һәр атналык чыгарылышы өчен мәкаләләр әзерли, шулай ук үткәрелгән чаралар буенча видеоматериаллар җыя. Сенсор бүлмәсе – байтак балаларның яраткан урыны. Зөфәр Вәлиев билгеләвенчә, аны җиһазландыруга «ял өчен этәргечләр төрлелеге салынган», «Дельфа 142» логопедия тренажеры һ.б. бар.
Югарыда әйтелгәннән авыл педагоглары һәм белем алучыларның мәгълүмат-аралашу технологияләренә ия булуда кызыксынуы югары икәнлеге турында кыю нәтиҗә ясарага мөмкин, шәһәрнекеләр белән бертигез диярлек төрле конкурсларда катнашалар. Ләкин, килешегез, үсү өчен урын һәрвакыт бар.
Һәм «Үсеш ноктасы»
Федераль Җыелышка юлламасында Русия Президенты Владимир Путин «2021 елның ахырына Русиянең барлык мәктәпләрендә челтәргә тоташу гына түгел, ә секундына 128 килобит тизлек белән югары тизлекле интернет булырга тиеш», дип белдерде. Нәкъ шул балаларга билгеле преподавательләрнең дәрес һәм лекцияләре, конкурс һәм олимпиадаларны күрү мөмкинлеген ачарга, Русия Федерациясенең башка төбәкләре һәм чит илләрдән яшьтәшләре белән уртак онлайн-проектларны үстерергә мөмкинлек бирәчәк, – дип билгеләде ил башлыгы. – Мәгарифнең эчтәлеге дә үзгәрергә тиеш».
Шул уңайдан мәктәптә интернет тизлеге белән кызыксындык. Директор әйтүенчә, әлегә ул бик акрын.
– Киләчәккә оптимизм белән карыйбыз, – ди Зөфәр Вәлиев. – Электрон мәгариф – вакыт таләп иткән нәрсә генә түгел, ә белем бирү системасын камилләштерүгә адым да.
Инде әйтелгәнчә, 1 сентябрьдән мәктәп нигезендә «Үсеш ноктасы» гуманитар һәм санлы профильләр мәгарифе үзәге формасында «Заманча мәктәп» төбәк проекты кертелә башлый. Ул нәкъ шәһәр һәм авыл мәктәпләре арасында аерманы киметүгә юнәлтелгән. Ягъни, әгәр элек шәһәр һәм авыл арасында ниндидер мәгълүмат тигезсезлеге күзәтелсә, якындагы киләчәктә ул булмаячак. Ә бу авыл мәктәбен тәмамлаучының конкуренциягә сәләтлелеген арттырачак. Кем әйтмешли, киләчәк күрсәтер. Бүген исә мәктәптә «Үсеш ноктасы»ның нигезен адымлап булдыру белән шөгыльләнәләр. Заманча технологик җиһазлар сатып алына. Ә Байгуҗа авылы мәктәбен тәмамлаучыларның конкуренциягә сәләтлелеге турында сөйләсәк, ул һәрвакыт югары дәрәҗәдә бәһаланды. Яңалыклар кертелү белән биредә тагын да яхшырак булачагына ышаналар.
Рөстәм Сангов фотолары
Читайте нас: