ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 июнь 2019, 15:09

Йола буенча

Ә зур тартмада... туңдырма

Төзәтү интернат-мәктәбенең элекке һәм изге йоласы бар – Балаларны яклау көне алдыннан биредә кунаклар саны күпкә артып китә. Ә Русиядә, билгеле булуынча, кунакка буш кул белән йөрү кабул ителмәгән.
Йола буенча бүләк, тәм-том һәм җимеш тапшыру өчен, узган атнада балалар янына суд приставлары килгән. Моннан тыш погонлы кешеләр аларга үз хезмәте турында сөйләгән һәм иң кызыксынучан малай-кызларның сорауларына җавап биргән.
Ә эш атнасы ахырында алар янына район прокуратурасы хезмәткәрләре барган. Футбол һәм волейбол туплары, бадминтон уйнау өчен җыелма һ.б. районның прокурор ярдәмчесе Марина Миншатова балаларны тәм-том белән сыйлаган. Ә тагын прокуратура хезмәткәрләре балаларга күчтәнәч – зур тартмада туңдырма китергән.
Автор фотосы
Читайте нас: