ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 июнь 2019, 18:18

«Альтаир»да

Миһербанлырак һөнәр юклыгына ышанам

«Альтаир» халыкны социаль хезмәтләндерү үзәге эшчесе Лирина Миңнеәхмәтова социаль хезмәткәр булу өчен үзгә холыклы булырга кирәклеген инде күптән аңлаган, чөнки биредә эш тәҗрибәсе зур – 2006 елдан.
– Сарапул педагогия колледжы дипломын алып, һөнәр буенча эшләргә өлгермәдем, – ди Лирина Юриковна. – Кияүгә чыктым һәм өч ел декрет ялындабулдым. Эш эзләргә вакыт җиткәч, Социаль хезмәтләндерү үзәгенә кердем. Вакантлы урын бар иде һәм мине кабул иттеләр. Инде 13 ел әбиләрем белән, һәм эшне алыштырырга җыенмыйм. Дөньяда аннан башка миһербанлырак һөнәр юклыгына ышанам.
Лирина карамагындагылар шәһәрнең төрле өлешендә яши (Ломоносов, Якутов һәм Җиңү урамнарында), ләкин ул графиктан калышмый – һәр ишек артында аны түземсезлек һәм өмет белән көтүләрен белә.
– Өлкәннәрнең мобиль телефоннан кулланырга өйрәнүе бик уңайлы, – дип таный социаль хезмәткәр. – Бу эшне күпкә гадиләндерә. Барганда ук шылтыратам, нәрсә сатып алырга, сөтне Сандугач яки Яңавылныкын, бүген нинди икмәк алып килергә, дип аныклыйм.
Тагын Лирина Юриковна ире Валерий Фидус улына рәхмәтле. Аңа еш кына өлкәннәрне машинасында табибка алып барырга яки хатынына аларның хуҗалык эшләрендә булышырга туры килә. «Ярдәме һәм яклавы байтак проблемаларны хәл итәргә булыша», – дип раслый Л. Миңнеәхмәтова.
Читайте нас: